tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Калфаклы сандугач
Калфаклы сандугач

Калфаклы сандугач

31 нче октябрь көнне Казанның Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач–2013” татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII-төбәкара ачык фестиваль-конкурсының гала–концерты узды.

Чараны төп оештыручылар булып Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы композиторлар берлеге, Казанның Киров районы администрациясе торды. Быелгы конкурс, композитор–мелодист Сара Садыйкованың тууына 107 ел тулу уңаеннан уздырылды. Фестивальдә Татарстаннан гына түгел, ә шулай ук Әстерхан, Чувашия Республикасы, Чиләбе өлкәсе һәм күрше Башкортостан Республикасыннан музыка, сәнгать һәм гомуми белем бирүче мәктәп укучыларыннан 110 кеше катнашты.

Чараның төп максаты булып фестиваль хәрәкәтенә балаларны киңрәк дәрәҗәдә тарту, Сара ханым Садыйкованың иҗади мирасын торгызу, өйрәнү һәм аның йөрәктән–йөрәккә үткән моңы аркылы, татар милли җанлы музыкасы аша укучыларга мәдәни һәм әхлаки тәрбия бирү тора. Быелгы фестиваль–конкурсның җиңүчесе булып үзенең моңлы тавышы белән бөтен илне таң калдырган милләттәшебез Дина Гарипова укыгын Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе укучысы 14 яшьлек Гөлназ Гарифуллина лаек булды.

Ренат Валиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*