enrutat
Баш бит / Кама Тамагында Туфан Миңнуллин истәлегенә 85 агач утыртылачак
Кама Тамагында Туфан Миңнуллин истәлегенә 85 агач утыртылачак

Кама Тамагында Туфан Миңнуллин истәлегенә 85 агач утыртылачак

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Татарстанның Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов белән очрашты. Очрашуда сүз танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан узачак чаралар хакында барды.

Туфан Миңнуллинның туган төбәге башлыгы Данил Салиховның драматургның юбилее уңаеннан Кама Тамагында 85 истәлек агачы утырту турындагы тәкъдимен күтәреп алды. Агач утыртуда драматургның якыннары, якташлары, язучылар, артистлар, җырчылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Кама Тамагы районы җитәкчелеге аллеяның урынын, агачларны утырту вакытын билгеләү буенча эшне башлады инде.

Язучылар берлеге һәм Кама Тамагы районының тагын бер уртак эше – мәктәп балалары арасында узачак «Якташым Туфан Миңнуллинга хат» конкурсы булачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*