tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал сәхнәсеннән ике спектакль төшеп калачак
Камал сәхнәсеннән ике спектакль төшеп калачак

Камал сәхнәсеннән ике спектакль төшеп калачак

Октябрь аенда  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында ике спектакль соңгы тапкыр уйналачак.

21 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан әсәрләре буенча режиссёр Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Агыла да болыт агыла…» шигъри спектакле соңгы тапкыр уйналачак. Әлеге драма 3 сезон буена уңышлы гына уйналып килде.

Ә 29 октябрь 19:00 сәгатьтә Илгиз Зәйниев тарафыннан язылып, сәхнәләштерелгән “Көтәм сине…” спектакле белән хушлашабыз. Мелодрама 4 сезон дәвамында тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе булды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*