tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Имре Мадач исемендәге халыкара театр фестивалендә катнашты
Камал театры Имре Мадач исемендәге халыкара театр фестивалендә катнашты

Камал театры Имре Мадач исемендәге халыкара театр фестивалендә катнашты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Будапешт шәһәренең Имре Мадач исемендәге Халыкара театр фестивалендә (MITEM, Madách International Theatre Meeting) катнашты. Венгриянең Милли театры сәхнәсендә камаллылар С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Килмешәк” спектаклен тәкъдим итте, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.

“Безне чакырган, югары дәрәҗәдә кабул иткән Венгрия милли театры сәнгать җитәкчесе Атилла Виднянскийга олы рәхмәтемне җиткерергә телим. Залда аншлаг иде, спектакльдән соң тамашачылар белән фикер алышу, Венгрия татарлары белән очрашу үткәрелде”, – ди Камал театры директоры Илфир Якупов.

Фестиваль турында:

Фестиваль программасында Бөекбритания, Сербия, Венгрия, Дания, Украина, Литва, Чехия, Германия, Португалия, Казахстан, Словакия, Франция, Швеция театрлары бар. Фестивальдә Россиядән Г.Камал исемендәге ТДАТ (Казан) һәм Вахтангов исемендәге театр (Мәскәү) чыгыш ясаячак.

Камал театры MITEM фестивалендә икенче тапкыр катнаша. 2014 елда әлеге фестиваль кысаларында Й.Фоссе пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән “Җәйнең бер көнендә” спектакле күрсәтелгән иде. Ә 2016 елны Венгриянең Милли театры «Бич божий» спектакле белән IV “Нәүрүз” Халыкара театраль-белем бирү форумында катнашты.

https://kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*