tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров котлаулар кабул итә
Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров котлаулар кабул итә

Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров котлаулар кабул итә

Илле ел дәвамында Камал театры оркестрын җитәкләгән Фуат Әбүбәкеров “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Камал театрында Фуат Әбүбәкеровның 75 яшьлеге һәм оркестрның 50 еллыгы уңаеннан юбилей кичәсе узды.

Фуат Әбүбәкеровны һәм ул җитәкләгән оркестрны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерергә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады. Шулай ук ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ТР Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлауларын тапшырды. ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән оркестр музыкантлары бүләкләнде.

Кичә театрның музыкаль спектакльләреннән өзекләр, Фуат Әбүбәкеровның театраль хатирәләре белән үрелеп барды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*