tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Карабай» җырының яңа версиясе Британия радиосы тапшыруында яңгыраган
«Карабай» җырының яңа версиясе Британия радиосы тапшыруында яңгыраган

«Карабай» җырының яңа версиясе Британия радиосы тапшыруында яңгыраган

«Карабай» җырының яңа версиясе Британия радиосы тапшыруында яңгыратылган. Бу хакта «Yummy music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров сөйләде.

Марат Taturas, Michiel Hollanders, Геннадий Лаврентьев һәм Зәринә Вилданова «Карабай»ның үз версияләрен яздырган. Ул «Татар» радиосына гына түгел, Британиянең The Culture and Community Show Kane FM Official радиосына да килеп эләккән. Композициянең нигезендә XX гасыр башында механик бакыр пластинкаларда сакланган оригиналь көй ята.

«Бу җыр безнең «Бакыр» дип исемләнгән проект кысаларында яздырылды. Безнең команда, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә, XX гасыр башы бакыр пластинкаларда сакланган беничә көйне цифрага күчерде. Ул язмаларны Tat Cult Fest фестивалендә катнашкан электрон музыкантларга күрсәтеп, аларны заманчалаштырырга тәкъдим иттек. Безгә Уфадан килгән Марат Taturas, мәсәлән, «Карабай»ны сайлап алды», – ди Ильяс Гафаров.

Ул җырның берничә версиясе килеп чыкканын әйтте: инструменталь, вокал белән һәм ремикс. Бу проектта, шулай ук, Mostapace (Әлмәт), AYGYUL (Вена), Cramp (Казан) һәм башка электрон музыкантлар да катнашканын билгеләп үтте.

«Без аларның барысын да бер җыентыкка туплап чыгарырга телибез. Бу проектның максаты – 100 ел элек язылган татар музыкасының актуальлеген күрсәтү», – ди Ильяс Гафаров.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*