tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете Россия Мәдәният министрлыгы хисабына төзекләндереләчәк
Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете Россия Мәдәният министрлыгы хисабына төзекләндереләчәк

Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете Россия Мәдәният министрлыгы хисабына төзекләндереләчәк

Тиздән Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендәге 500 еллык тарихы булган Хан мәчетендә реставрация эшләре башлана. Реставрация өчен акчаны Россия Мәдәният министрлыгы бүлеп биргән. Мәскәү һәм Санкт-Петербург архитекторлары, тарихчылары һәм тикшеренүчеләре объектларны караган һәм тикшеренүләр үткәргән. Бу турыда «Рязанская газета» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта реставрация вакытында кулланырга мөмкин булган материаллар турында нәтиҗә көтәләр. Белгечләр тарихи мәчетнең, беркетә торган эремә кулланмыйча, «корыга гына» төзелүенә гаҗәпләнә. Подрядчы реставрация проектын ел азагында тәкъдим итәчәк.

Борынгы чыганаклар буенча, Хан мәчетен (Касыйм хан мәчете) XV гасырда Касыйм ханлыгына нигез салучы Солтан Касыйм төзеткән. Башка мәгълүматлар буенча, XVI гасыр уртасында Шахгали хан төзеткән. Кирпечтән төзелгән мәчетне 1702 елда Петр I боерыгы буенча җимергәннәр.

1768 елда Екатерина II боерыгы буенча иске нигездә бер катлы мәчет төзегәннәр. 2013 елның ноябрендә Рязань өлкәсе Арбитраж суды карары белән мәчет Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган, диелә бу хәбәрдә

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*