tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Катнаш никахлар мәсьәләсе кискен торуы ачыкланды
Катнаш никахлар мәсьәләсе кискен торуы ачыкланды

Катнаш никахлар мәсьәләсе кискен торуы ачыкланды

Бүген V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы кысаларында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уздырылган «Татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең тоткан урыны» секцион утырышы шактый сүлпән генә башланып киткән кебек иде. Утырышның алып баручысы Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие урынбасары, “Казандагы “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Вольскида Ринат хәзрәт Яфаровның саллы чыгышларын тыңлап алгач, гавәм шулай гына дәвам итәр дип утырырга ниятләгән иде, ахрысы.

Язучы, галим Фәүзия Бәйрәмова һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина эмоциональ, бәхәсс уята торган чыгышлары имамнарны уятып җибәрде шикелле. Мәсәлән, күпхатынлыкның фарыз булуы турындагы Фәүзия ханымның сүзләреннән соң зал гөж итеп алды.

DSC03448Дискуссияләр башланып китте. Татар мөселман гаиләсе каршында торган кискен проблемалар тәгаенләнде, тәкъдимнәр яңгырады. Иң төп каралган проблема – каинаш гаиләләргә никах укыту-укытмау булды. Бу нисбәттән фикерләр күп әйтелде. Тик барысы да уртак бер нәтиҗәгә барып тоташа – безнең вәзгыятьтә катнаш гаиләләргә никах уку дин ягыннан да, милләтне саклау ягыннан да дөрес эш түгел. Самара өлкәсе Сызран шәһәреннән Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев инкыйлабка кадәр Россия империясендә яшәгән мөселманнар өчен булган фәтваны искә төшереп китте. Анда мөселман кешесе башка дин хатыны белән никах укыту шарты итеп мөселман иленә күчеп китү куелган булган. Башка очракта никах укылмаган. Бүгенге көндә мондый парларга никах укыту еш очрый икән. Хәтта никах шартлары да үтәлми. Аерым алганда, ата-ана ризалыгы алынмый, иман китерү сүзләре төгәл әйтелми һәм башкалар. Гомумән, мөселманнар арасында никахка җитдирәк караш тәрбияләү зарурияте ассызыкланды.

Мәктәпләрдә яулык кигән кызларга яулыкларын салдыру таләпләре дә кискен фикерләр әйтүгә китерде.

Фикер алышуда шулай ук Төмәннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Мордовиядән Камил хәзрәт Бәдретдинов, Магнитогорскида Өлфәт хәзрәт Шакиров, Самара өлкәсе Камышлы районыннан Әнвәр хәзрәт Рамазанов, Свердлау өлкәсеннән Рәсимә Салихова катнаштылар. Зал бик дулкынланып Кырымнан килгән Мозәффәр Кәримовны да тыңлады. Ул кырымтатар халкындагы дин тормышы торышының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде.

Утырыш журналист һәм мөселман календаре нәшире Фәния Хуҗиәхмәтнең йөрәктән әйтелгән сүзләре белән тәмамланды. Фәүзия Бәйрәмова һәм Әлмира Әдиятуллина башкарган эшләргә ымлаган ирләрне ул үзләрен дә актив гамәлләр кылырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*