tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбыч районында яшәүче кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән
Кайбыч районында яшәүче кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән

Кайбыч районында яшәүче кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән

Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды — бергә ике метр үлчәмдәге эскәтерне Чүти авылында яшәүче Румия Шитаева «Бүләк бирәм» акциясе кысаларында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап махсус бәйләгән.

Эскәтернең чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында «ТАССР 100 ел» дигән язуы урнаштырылган. Румия Шитаева осталыгын башкалар белән дә уртаклаша, белгәннәрен башкаларга да өйрәтә. Музейда сәламәтлеге чикле балаларның әниләре белән үткәргән мастер-класс барышында да энә белән бәйләү серләренә өйрәткән булган.

Якын киләчәктә аның кул эшләрен бергә туплаган шәхси күргәзмәсен оештырырга уйлыйлар.

kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*