tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан премьер-министры Казанда татарча сөйләште
Казахстан премьер-министры Казанда татарча сөйләште

Казахстан премьер-министры Казанда татарча сөйләште

5 февраль көнне Казанга Казахстан Республикасыннан бу илнең премьер-министры Кәрим Мәсимов җитәкләгән мәртәбәле зур делегация килде.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казахстан Республикасы Татарстан Республикасының нефть чыгару өлкәсендәге, нефть эшкәртү һәм нефть химиясендәге, автомобильләрне газга күчерү мәсьәләсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына. Татарстан, үз чиратында, Казахстан партнерларының банк өлкәсе, аерым алганда, ислам банкингында, шулай ук халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә, аеруча Кытай белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендәге тәҗрибәләрен өйрәнергә тели.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов белән очрашуында сүз әлеге мәсьәләләр хакында барды.

Очрашуның шул ягы игътибарны ьщлеп итте: Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов очрашу кысаларындагы чыгышын татар телендә башлады.

Тулырак мәгълүматны биредә укып була: http://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/387742.htm

Видео “Бизнес-online” газетасыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*