enrutat
Баш бит / Казан-Мәскәү тизйөрешле поезд юлы: халыкка зыян килмәячәк
Казан-Мәскәү тизйөрешле поезд юлы: халыкка зыян килмәячәк

Казан-Мәскәү тизйөрешле поезд юлы: халыкка зыян килмәячәк

Якын арада Мәскәү белән Казан арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзүнең төгәл маршруты расланырга мөмкин. Шунысы мөһим – әлеге проектны тормышка ашырганда күчемсез милеккә дә, торак пунктларга да зыян килмәячәк, дип ышандыралар. Әйләнә-тирә мохит тә әллә ни пычранмаячак.

Мәскәү белән Казан арасында тизйөрешле поезд юлы төзелү турындагы хәбәрне татарстанлылар шатланып кабул иткән иде. Бу аңлашыла да, чөнки алар ике шәһәр арасындагы 12 сәгатьлек юлны 3,5 сәгатьтә узачак бит. Поездларның тизлеге исә сәгатенә 440 чакрымга кадәр җитәр, дип фаразлана. Өстәвенә, җитәкчеләр халыкны әлеге транспортка билетлар да үтемле бәядән сатылачак дип ышандырды.

Кешеләр борчыла, министр тынычландыра

Татарстан бу проектка зур өметләр баглый, чөнки ул шактый күп халык яшәгән төбәкләрне үзара тоташтырачак (киләчәктә аны Екатеринбургка кадәр озайтырга ниятлиләр). Югары тизлектәге тимер юл 80 мең кешене эшле итәчәк, ә аннары бу тармакта якынча 30 мең кеше хезмәт куяр дип көтелә. Әлеге магистраль кулланылышка тапшырылган очракта, төбәкләрнең эчке тулаем продукты якынча 450 миллиард сум тәшкил итәр, дип фаразлана.

Кешеләр әлеге яңалыкка сөенергә дә өлгермәде, республикада әлеге тизйөрешле тимер юл магистрален төзү белән бәйле каршылык туды. Халык арасында «тизйөрешле поезд юлы төзү өчен күчемсез милек биналарын җимерергә туры киләчәк икән, магистраль юлындагы торак пунктларны юкка чыгарырга җыеналар» дигән сүзләр йөри башлады. Яшел Үзән районының Юдино бистәсендә яшәүчеләр гомумән дә куркуга калды. Алар тимер юл салуга бәйле рәвештә йорт һәм ихаталарыннан колак кагудан шүрләде. Бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын да кызыксындырды. Югары тизлектәге поездлар белән бәйле вәзгыять турында парламент вәкилләренә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләде.

Ул халыкны тынычландырырга ашыкты. Әлеге магистраль бер генә гаиләгә дә, бер генә торак пунктка да зыян китермәячәк, дип белдерде. Шушы көннәрдә исә югары тизлектәге тимер юл магистрале белән бәйле имеш-мимешләргә тулысынча нокта куелды. Белгечләр әлеге поезд юлы маршрутының яңа альтернатив вариантын эшләде.

Маршрутлар төзелә – төзелә дә «җимерелә»

Әйтергә кирәк, белгечләр югары тизлектәге тимер юл маршруты белән бәйле барлыгы өч проектны карады. Төп максат – ул проектларны тормышка ашыру түгел, ә шуларның өстенлекле һәм кимчелекле якларын табып, өр-яңа маршрут төзүдән гыйбарәт.

Проектларның беренчесе «Аскы маршрут» дигән исем алды. Аның буенча югары тизлектәге тимер юл магистрале Казан-Мәскәү арасындагы инде кулланыла торган тимер юл буйлап салынырга тиеш иде. Бу — проект әзерләүне дә бермә-бер җиңеләйтәчәк, дип билгеләнде. Аның каравы, тиздән әлеге проект кысаларында 400дән артык күчемсез милек объектын җимерергә кирәк булачагы ачыкланды. Нәтиҗәдә, белгечләр әлеге маршруттан тулысынча баш тартты.

Озакламый тимер юл магистраленең яңа маршруты эшләнде. Әлеге «Урта маршрут» Беляевский һәм Юдино кебек торак пунктлар яныннан узарга тиеш иде. Ә бу — югары тизлектәге тимер юл магистрале төзү таләпләренә гомумән каршы килә. Өстәвенә, әлеге тимер юл Юдино һәм Беляевский торак пунктлары территориясендә үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр санын арттырырга мөмкин дип каралды. Мәсәлән, Дзержинск шәһәре янындагы магистральдә көненә якынча 5 кеше (!) һәлак була, ди. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу маршрут кабул ителә калса, 10нан артык күчемсез милек объектын җимерергә дә туры киләчәк иде. Әлеге вәзгыятьне исәпкә алып, белгечләр тизйөрешле поезд юлы маршрутының әлеге проектынннан да тиз арада баш тартты.

Тиздән шушы магистраль белән бәйле яңа «Өске маршрут» эшләнде. Аның максаты – алдагы кимчелекләрнең барысын да юкка чыгару иде. Тик бу юлы да каршылыкларсыз гына булмады. Бактың исә, югары тизлектәге әлеге тимер юл магистрале Казан Федераль университеты җирләре аша, аны ике өлешкә бүлеп узачак икән. Әле алай гына да түгел, шушы полигонда университетның йөзәрләгән миллион сумнар белән исәпләнә торган махсус җиһазлары урнаштырылган. Шуңа күрә КФУ вәкилләре «Өске маршрут» проектына кискен каршы чыкты.

Проект әзер

Соңрак бу маршрутның тагын бер кимчелекле ягы ачыкланган. Әлеге маршрут халык арасында иң популяр ял итү урыннарының берсе — «Аккош күле» тирәсен ике өлешкә бүлеп узарга тиеш булган. Әлеге вәзгыятьнең исә халыкта зур ризасызлык уятуы ихтимал. Шуңа күрә, белгечләр югары тизлектәге тимер юл магистрале маршрутының әлеге проектын да үзгәртергә кирәк, дигән карарга килгән.

Күптән түгел генә Кремльдә узган киңәшмәдә исә тизйөрешле поезд юлының яңа альтернатив юлы тәкъдим ителде. Бу проектның өстенлеге – ул торак пунктлар аша узмый һәм тимер юлны сузганда күчемсез милек объектларын җимерергә дә туры килмәячәк. Ә иң мөһиме – экологиягә зыян килү куркынычы юкка чыга.

Хәер, шунысы бар – бу маршрутның бер өлеше Казан Федераль университетының биология факультеты җирләре аша узачак. Аның каравы, дөрес карар кабул ителгән очракта, биредәге төзелеш объектларын башка урынга күчерү мөмкинлеге бар, дип белдерә белгечләр.

Әлеге проект махсус тикшеренүләр узган инде. Аны камилләштерү максатыннан Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юллаганнар. Хәзерге вакытта яңа маршрутны 1:10000 масштаблы картага урнаштыру эше бара.

«Интертат» ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*