tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан паркларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган лекцияләр узачак
Казан паркларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган лекцияләр узачак

Казан паркларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган лекцияләр узачак

Казан паркларында республика тарихына багышланган лекцияләр үткәрелә башлаячак. «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бу атнадан паркларда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика оешу тарихына багышланган лекторийлар башлана», – диде Закиров.

Иҗтимагый киңлекләр белем бирү программасы Горький һәм Җиңү паркларындагы тел клубын, Урицкий паркындагы балалар өчен мастер-классларны, «Ак чәчәкләр» бульварындагы чит тел дәресләрен һәм Кабан күле буендагы татар клубын да үз эченә ала.

«Казанлылар безнең мәдәни программада актив катнаша», – дип искәртте спикер.

Казан парклары һәм скверларындагы барлык белем бирү чаралары да – бушлай.

Марат Ишкильдин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*