enrutat
Баш бит / «Казан сөлгесе» фестивале Казанга чакыра
«Казан сөлгесе» фестивале Казанга чакыра

«Казан сөлгесе» фестивале Казанга чакыра

Казанда 28-30 августта «Казан сөлгесе» II халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы уздырыла. Ул гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге тарафыннан —  Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә туры китерелеп үткәрелә.

Бәйгегә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Шулай ук фестиваль кысаларында мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.

Тулырак мәгълүмат конкурс нигезләмәсендә.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*