enrutat
Баш бит / Казан үзәгендә милли туй гөрләде
Казан үзәгендә милли туй гөрләде

Казан үзәгендә милли туй гөрләде

Фотодан елмаеп торучы бу пар, үзләре дә сизмәстән, соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә булды. “Без бу кадәр шау-шу тудырырбыз дип уйламаган идек,“- дип елмая Илсинә белән Инсаф Исмәгыйлевлар. Ә сәбәп менә нәрсәдә. Егет белән кыз өч ел очрашып йөргәннән соң, гаилә төзеп, бер сукмактан атларга карар кыла. Башта никах укыталар. Аннары туй. Актаныш кызы Илсинә һәм Казан егете Инсаф бу уртак бәйрәмне милли итеп, гореф-гадәтләребезне искә алып, туй киемнәрен дә миллиләштереп оештыра. Көне-төне чаба яшьләр. Сандык төбеннән борынгы атрибутларны да актарып чыгаралар, Сәйдәш вальсына биергә дә өйрәнәләр. Кунакларны да туйга калфак, түбәтәйләр киеп килергә дип кисәтәләр. Гомергә истә калырлык итеп, үзләре өчен генә оештырган туй мәҗлесе, әти-әни, туган-тумача, дус-ишне генә түгел, чит-ят кешеләрне, журналистларны да таң калдыра. Без бар нәрсәгә дә күнеккән кебек инде. Юк икән шул. Матурлыкка, җаныбызга якын миллилеккә, тәртипле мәҗлесләргә сусаганбыз икән. Европага охшарга тырышып, “мөгез чыгарырга” тырышулардан ялыкканбыз. Шуңа күрә яшьләрнең үз туйларын милли итеп уздыруы, безне уятып җибәргән. Әлбәттә, бу матур пар белән очрашып, аларга үземне кызыксындырган сорауларны бирми кала алмадым. Үзем аларны тыңладым, ә эчтән сокланып та, сөенеп тә утырдым. Алма агачыннан ерак төшми, диләр шул. Кияү белән кәләшнең әти-әниләре дә татар җанлы кешеләр. Инсафның әнисе “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева. Илсинәнең әти-әнисе Ләйсән һәм Илсур Тимеровлар Актанышта шулай ук танылган кешеләр. Икесе дә һөнәрләре буенча журналистлар. Илсинә һәм Инсаф Исмәгыйлевлар белән әңгәмәне Сезгә дә тәкъдим итәбез.

-Инсаф, Илсинә, мин Сезне чын күңелдән яшь гаилә корып җибәрүегез, матур пар булып тормыш юлын бергә башлау көнегез белән тәбрик итәм. Бу матур туегыз бер генә һәм гомерлек булсын. Хәзер бит яшьләр лимузиннарда утырып йөреп, бай туй мәҗлесләре оештырырга ярата. Ә сез үзегезнең кавышу көнегезне милли итеп уздырырга булгансыз. Бәлки ул шундый гаҗәпләнү тудырыр дип уйламагансыздыр да. Ни өчен мондый форматны сайларга булдыгыз?
Илсинә: Бу балачактан бирелгән тәрбиядер. Мин үзем кечкенәдән сәләтле балалар өчен гимназиядә белем алдым. Анда милли тәрбиягә игътибар зур иде. Аннары университетка кердем. Анда да шундый ук мохит булды. Дусларым да түбәтәй, калфаклар киеп йөрергә яратучы яшьләр. Бөтендөнья татар конгрессы эшләрендә дә катнашалар. Шуңа күрә без туебызга да шундый милли мохитне кертергә теләдек.
-Ә мондый идеяне беренче булып кем әйтте?
Инсаф: Илсинә (көлешәләр). Без күп кенә дусларыбызның туйларында булганнан соң, үзебезнекен ничек итеп уздырырга дип уйладык. Җылы да, үзенчәлекле дә итеп оештырасы килде.
Илсинә: Ул безнең характерыбызны да күрсәтә торган туй булырга тиеш иде. Килеп чыкты бугай.
Инсаф: Без икебез дә мәктәптә эшлибез. Илсинә бу идеяне әйткәннән соң, мин узган гасырның 30 нчы елларын күзалдына китердем. Шул чор татарлары, җәдитчеләр, гыйлемгә омтылу, хатын-кызларга да белем алырга мөмкинлек бирелгән вакыт. Шуңа күрә мәгариф тармагында да эшләгәч, туыбызны шул заманны күзаллап үткәрергә булдык.
Илсинә: Без бер туйдан кайттык та, тиз генә калфак, түбәтәй киеп, фатирыбызда бер почмакка басып, туйга чакыру открыткасы өчен фотога төштек. Ул бик кызык килеп чыкты. Камал театры афишасы кебегрәк. Чакыру сүзләрен иске әлиф белән яздырдык.

-Ә әти-әниләрегез ничек кабул итте?
Инсаф: Алар бик шат булды.
Илсинә: Алар бездән моны көтмәгән иде бугай.
Инсаф: Әни әйтте:”Минем үземнең дә шундый туй уздырасы килгән иде,”-дип. Ул безне Европа стилендә, заманча туй үткәрерләр дип уйлагандыр инде. Бик шатланды. (Ризәлә Исмәгыйлева – “Тәртип” радиосы баш мөхәррире) Әнием бик татар җанлы.
-Халкыбызга, туган телгә мәхәббәт әнидән күчкәндер инде, Инсаф?
Инсаф: Шулайдыр, дип уйлыйм. Мин кечкенәдән үк әнигә ияреп радиога эшкә йөрдем. Шул чагында татар рухы сеңгәндер инде. Безнең икебезнең дә әти-әниләр татар журналистикасы белән шөгыльләнә. Минем әнием радиода эшли. Ә Илсинәнең әнисе озак еллар газетада эшләде.
— Әти-әниләрегез киңәшләр бирдеме? Монда һәр нәрсәне бер калыпка салып эшләргә кирәк бит.
Илсинә: Әйе, булыштылар. Чөнки кунакларның да яртысы туганнар, яртысы яшьләр. Программаны да шуңа яраклаштырып төзергә кирәк иде. Борынгы атрибутларны табарга, туй киемнәрен милли итеп тегүдә ярдәм иттеләр.
Инсаф: Минем костюмым озын, Тукай чорындагы кебек иде. Чын татар егетләренеке.

-Илсинә, күлмәгегез бик матур. Заманча да, милли дә. Махсус тектердегезме?
Илсинә: Әйе, тектердек. Мин “Татар кызы” конкурсында катнашканда, Луиза Скипина теккән күлмәкләрне күреп сокланган идем. Без ул теккән милли киемнәрне сәхнәдән күрсәткән идек. Шул чагында туй күлмәгемне дә шундый итеп күз алдына китергән идем. Без аның белән очраштык. Сөйләштек. Луиза миңа нәрсә кирәген аңлап, эскизларын ясады. Тиз арада тегеп бирде. Мин үзем дә тегәргә яратам. Киләчәктә милли киемнәр, татар орнаменты белән көндәлек тормышта кия торган күлмәкләр, костюмнар булдырасым килә.
-Сезнең туйда кыз алырга бару мизгеле дә бик матур итеп оештырылган иде бит. Сынаулар да шактый иде. Авыр булдымы, Инсаф?
Инсаф: Илсинәнең дус кызлары бик күп сынаулар әзерләгән. Авыр булды. Иң кыены 25 баскыч янында иде. Миңа алардан менгәндә, очрашып йөргән вакыттагы һәр күрешү очрагын искә төшереп сөйләргә кирәк иде.
-25 очракны искә төшердегезме?
Инсаф: Искә төшердем, ләкин авыр булды. Без башта кыз алырга баруны Кабан күле буенда эшләмәкче идек. Илсинә белән карап, йөреп чыктык. Аннары инде Камал театры яныннан башладык. Берничә урында тукталдык. Соңгы нокта “Бал” кунакханәсе иде. Илсинә шунда көтеп торды.
-Дуслар ничек кабул итте?
Инсаф: Дуслар рәхәтләнеп ял итте. Ул алар өчен көтеп алынган бер вакыйга кебек булды. Дусларның күбесе минем белән эшләгән кешеләр, яшьтәшләрем. Милли мәҗлесләрне бик яраталар. Алар мондый бәйрәмгә сусаган иде кебек. Берәр җирдә җыелганда да, элеккеге җырларны, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевны куйсаң, рәхәтләнеп тыңлап утыралар инде.
Илсинә: Сезнең туйдан ял итеп кайттык, диләр.

-Туегызда кияү белән кәләш биюе дә бик үзенчәлекле иде бит. Сез Сәйдәш вальсына биедегез. Озак өйрәндегезме?
Илсаф: Бу биюне безгә минем белән бергә укыган егет — Эмил өйрәтте. Ул кечкенәдән бию белән шөгыльләнә. Көйне тыңлаттык та: “Вальс булгач, вальс биисез инде,” — диде. Ике тапкыр күрешүдә безгә биюне куеп бирде.
-Туйда үзегезнең күңелегездә иң истә калган мизгел?
Инсаф: Минем өчен мәҗлес тәмамланганда әйтелә торган сүзләр.
Илсинә: Анда күздән яшьләр атылып чыга.
-Сез мәхәббәтегез сыналган, бер-беребезне сынап өйләнештек, дип уйлыйсызмы?
Инсаф: Сыналган дип уйлыйм. Алда сынаулар булыр инде ул. Ләкин мәхәббәтебез сыналган дип саныйм.
Илсинә: Өч ел очрашып йөрдек.
-Кем кемне беренче күрде?
Инсаф: Мин Илсинәне. Без Халыклар Дуслыгы йортында таныштык. Мин анда лагерьда әйдаман булып урнашырга килдем. Илсинә миннән кем булуым турында сорашты, эшкә алу өчен әңгәмә уздырды. Мин шунда аңа “Бик җитди,”- дип карап тордым.

-Илсинә, Сезгә Инсафта кайсы сыйфаты күбрәк ошый?
Илсинә: Үзенчә эшләве. Кеше нәрсә әйтсә дә, ул аны үзенчә эшли. Сүз бирә икән. Ул аны үти.
-Ә Илсинәдә?
Инсаф: Илсинәнең йомшаклыгы. Мин үзем усалрак. Ә Илсинә ничектер очлы урыннарны сыйпап, хәлне йомшарта белә.
-Киләчәккә нинди хыяллар белән яшисез?
Илсинә: Минем кызлар мәктәбе ачасым килә. Кызлар мәктәптә укыганда чигәргә, тегәргә, бизәнергә дә өйрәнергә тиеш дип уйлыйм. Ана булырга, киләчәк тормышка әзерли торган мәктәп ачасым килә.
Инсаф: Мин укытучы һөнәрен сайладым дигән идем. Шул эштә үземне табасым, шул өлкәдә уңышка ирешеп, балаларга белем таратасым килә.
-Бу матур хыялларны икәү бергә кулга-кул тотынышып барганда тормышка ашыру күпкә җиңелрәк. Мин Сезгә уңышлар теләп калам.
Инсаф: Бик зур рәхмәт.
Илсинә: Бик зур рәхмәт.

Энҗе Шәйхетдинова

«Татарлар» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*