tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда БДБ илләре уеннары октябрь аена күчерелде
Казанда БДБ илләре уеннары октябрь аена күчерелде

Казанда БДБ илләре уеннары октябрь аена күчерелде

Казанда БДБ илләре уеннары сентябрь аеннан октябрь аена күчерелә. Бу хакта ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.

«Уеннарны октябрь башында үткәрергә планлаштырабыз, аларны сентябрьдән күчерәбез. Без дөньядагы вазгыятькә бәйле, шунлыктан алдагы чараларның да күчерелү ихтималы юк түгел», — дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

Өстәвенә, ул тамашачылар белән турнир уздыру мөмкин булырмы икән, диде. «Татарстан чикләүләрне бетерү буенча икенче этапта гына. Тамашачылар исә өченчесендә генә пәйда булачак. Тамашачылар булу эпидемиологик хәлгә бәйле. Зур турнирны уздырганнан соң, санитар хәлнең начараюы белән бәйле мәсьәләләр булуга юл куярга ярамый», дип искәртте.

Артур Шипилов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*