enrutat
Баш бит / Казанда “Чәчәк атучы Казан” акциясе дәвам итә
Казанда “Чәчәк атучы Казан” акциясе дәвам итә

Казанда “Чәчәк атучы Казан” акциясе дәвам итә

Казанда шәһәрне яшелләндерү буенча “Чәчәк атучы Казан” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Урамнарда, скверларда, паркларда агачлар, чәчәкләр утыртыла. Проект быел яз башында старт алды, һәм аны тормышка ашыру көзгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә 59 мең кв.м мәйданда чәчәкләр утыртылган. Чагыштыру өчен: ике ел элек бу сан 25,5 мең кв. м булган. Паркларда, скверларда һәм бакчаларда чәчәк композицияләрен оештыру буенча актив эш алып барыла, шулай ук Сулъяк Болак, Уңъяк Болак, Сәлимҗанов, Эсперанто, Н.Ершов, Мәрҗәни, Чистай, Декабристлар һәм башка урамнарны чәчәкләр белән бизәү дәвам итә. Проектта Универсиада вакытытында чәчәкләр белән бизәлгән барлык территорияләр исәпкә алына. 480 чәчәк кашпосы Болак буена утыртылган пирамидаль топольләргә өстәлмә булды. 27 төрдәге төрле чәчәкләр утыртыла. Шул ук вакытта төрле төстәге петуньяларга ихтыяҗ зуррак. Шулай ук сальвия, цинерария, тагетес һәм бегония утыртыла. “Нигездә, безнең климатка, үзгәрүчән һава торышына яраклашкан чәчәкләр үстерелә”, — дип билгеләде Казан Башкарма комитеты тышкы уңайлыклар булдыру комитетының капиталь ремонт, төзелеш һәм реконструкция бүлеге башлыгы Марат Хәйруллин. Чәчәкләр утырту күләменең артуы шәһәр территорияләрендә уңайлыклар булдыру һәм яшелләндерү буенча эшкә бина хуҗаларының кушылуы белән бәйле. Бүген проектта 1300дән артык предприятие катнаша, аларның көче белән 30 мең кв.м чәчәк түтәле ясалган. “Бәхет кошы” һәм “Барс” чәчәк компазицияләре Казанның матур бизәге булды, 3 метр биеклектәге “Бәхет кошы” Казан Кремле диварлары буенда, Меңьеллык мәйданында урнашкан. 36,5 мең петунья, цинерария, альтернатера, иривиния утыртылган аның койрыгы 400 кв.м тәшкил итә. Шулай ук 3 метрлы “Барс”ны ясауда 30 мең чәчәк үсентесе кулланылган. Муниципаль хезмәтләрнең хезмәткәрләре даими рәвештә чәчәк сыннарын карап тора, су сибә, ашламалар кертә. Һәр кич автоматик рәвештә су сибү системасы эшли башлый, аның озынлыгы – 75 км артык. Шулай ук кирәк булган очракта механик рәвештә су сибү оештырыла. Ике корылма да һәр көн үтеп баручыларның игътибар үзәгенә әйләнә. “Мин мондый гүзәллекне әле беркайда да күрәдем. Бездә, Тайваньда, мондый чәчәк композицияләрен махсус оештырылган күргәзмәләрдә генә күреп була”, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Азиядән килгән турист.

Материал Татар –Информ МА сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*