tatruen

Республикабыздагы татар авылларының көнкүреше, хәле, авылдагы халыкның ничек яшәгәненнән тора. Авылның йорт -җирләре, юлы, газы, төзек булуы, инфраструктурасы замана таләпләренә туры килүе, яшьләрнең күп калуы, барысыда уңай күрсәткеч өчен бик мөһим. Шыгырдан, Урмай, Тукай авыллары инде республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә танылып җитте. Әлеге авыллар турында,татар дөньясында әледән – әле уңай язмалар күренеп тора. Республикада тагын шундый уңышлы авылларыбыз бар. Күләме ягыннан әллә нинди зур булмаса да, тотрыклы татар авылы, федераль Канаш-Ульян юл өстендә урнашкан Озын Куак авылы гөрләп яши. Авылны бизәп, аның тормышына уңайлык тудыручы, Шәйхулла улы Рәшит Сәнҗапов җитәкләгән фермер хуҗалыгы. Соңгы елларда бөтен урамнарга юлларны ясатты, социаль объектларга яңа сулыш кертте, гөрләп тора торган мәктәбе, авылның мәдәният йорты, ике мәчете, фермер хуҗалыгы бар, иҗтимагый хәрәкәте бер сулыш булып Озын Куак авылы мәнфәгате белән яшиләр. Фермер хуҗалыгында игенчелек, төрлекчелек районда гына түгел республика күләме буенча зур дәрәҗәле күрсәткечләр күрсәтә. Төрлекчелек буенча яңа объектлар ясадылар, авыл хуҗалыгы өчен яңадан-яңа техникалар сатып алып торалар.Менә бүген Батыр район бәйрәм көне көнне Озын Куак авылына Батыр районы хакимияте башлыгы Глухов Николай Иванович, республика кунаклары яңа объект ачарга җыелдылар. Төрлек -малларны суеп эшкәртер өчен яңа цехны кулланырга тапшырдылар. Көненә йөзләгән төрлекне эшкәртеп махсус суыткычларда суындырып , киләчәктә сату-алу сәүдә үзәкләренә озатачаклар. Моның өчен цехта бөтен уңайлыклар да тудырылган, тиешле җиһазлар белән җиһазландырылган. Иң мөһиме авылның 30 кешесенә эш урыны булдырылган. Әлегә кадәр Озын Куак авылында Корниловларның мунча өчен тимер мичләр ясау буенча урта эшмәкерлеге генә бар иде. Менә хәзер яңа, төрлек -малларны эшкәртү цехы булдырылды, үзе бер уңайлык һәм авылның байлыгы, дәрәҗәсе. Тирә -юнь авыллары халкы өчен әлеге цех бик уңай булачак. Әлеге эш Рәшит әфәнде Сәнҗәповның тагын бер уңышлы проекты. Әфәрин

Фәрит Гыйбатдинов, Чувашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*