tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана
Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана

Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана

Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр.

«Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә.

Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк.

Дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны — Сәлимҗанов урамындагы «Алтын» кибетеннән җәяүлеләр юлы янәшәсендәге тал буендагы кызыл эскәмияләр. Сылтама аша кереп теркәлү узарга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*