tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Милләт Җыенында катнашучы кунаклар килә башлады
Казанга Милләт Җыенында катнашучы кунаклар килә башлады

Казанга Милләт Җыенында катнашучы кунаклар килә башлады

Бөтендөнья татар конгрессы зур очрашуга әзерләнә. Республика һәм шәһәр көне бәйрәме вакытында, башкалада Милләт Җыены да оештырыла. Кунаклар  Казанга бүген килә башлады. Алар теркәлү уза. Чарага Россиянең 68 төбәгеннән кунаклар көтелә. Алар Камчатка ярымутравы, Сахалин утравы, Амур, Алтай, Хабаровск, Мурманск, Калининград өлкәләре, Приморье, Забайкалье крайлары, Ямал-Ненец автономияле округы, Бурятия, Тыва республикалары һ.б. регионнардан киләчәк. Барлыгы 250 милләттәшебез чакырулы. Пандемия булу сәбәпле, килүчеләр саны чикле. Чит илләр онлайн режимда катнашачак.

Иртәгә, 29 нчы август иртәсендә, башкалада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачак. Көннең икенче яртысында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 500 кеше катнашында Милләт Җыены үткәрелә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак.

Кич белән Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” исемле спектаклен карау планлаштырыла.
30 нче август – Республика һәм шәһәр көне. Кунаклар шушы бәйрәм уңаеннан оештырылган чараларда да катнашачак. Иртәнге сәгать 10 да алар Кабан күле буендагы Иске Татар бистәсендә оештырылучы “Печән базары” фестивален тамаша кылырга килә. Сәгать 11 дә Камал театры каршында “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә кушылалар. Әлеге матур чара көннең икенче яртысында Кремль мәйданында дәвам итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*