tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Халыкара сервис көллиятендә “Татарча диктант”ны 146 кеше язган
Казанның Халыкара сервис көллиятендә “Татарча диктант”ны 146 кеше язган

Казанның Халыкара сервис көллиятендә “Татарча диктант”ны 146 кеше язган

Казанның “Халыкара сервис көллияте”ндә диктантны 146 кеше язды (былтыр 120 иде). Бу чарада көллият икенче тапкыр катнаша. Катнашырга теләүче студентлар саны күп булу сәбәпле, диктантны өч кабинетта өч укытучы яздырган. Катнашучылар, нигездә, 15-18 яшьтәгеләр.

Диктантта авыр моментлар булмады дип әйтергә була, чөнки текст бик уңышлы сайланган. Киләсе елга катнашырга теләүчеләр саны тагын да артыр дип ышанабыз, ди оештыручылар.

1 нче курс студенткасы Динә Гыйльмуллина:

“Бу чарада мин беренче тапкыр катнашам. Узган елларда да бу диктантны язып карарга теләгем бар иде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмадым. Бүген минем теләгем тормышка ашты һәм мин моңа бик шат. Бу кадәр күп теләүчеләр булыр дип уйламаган идем. Монда татары да, русы да һәм башка халык вәкилләре дә булды. Минемчә, бу чара татар теленә кысыксыну гына уятып калмый, ә төрле милләт вәкилләрен дә берләштерә. һәм киләсе елга бу чарага гаиләм белән килергә телим.”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*