enrutat
Баш бит / Казанның Татар китабы йортында «Рәссам китабы» күргәзмәсе ачыла
Казанның Татар китабы йортында «Рәссам китабы» күргәзмәсе ачыла

Казанның Татар китабы йортында «Рәссам китабы» күргәзмәсе ачыла

«Рәссам китабы» – әлеге мәдәни феномен дөнья сәнгатендә бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле урынны алып тора. Әле Вильям Блейк, Анри Матисс, Пабло Пикассо, Василий Кандинский заманнарыннан ук рәссамнар кулдан китаплар ясарга яраткан. Кем өчендер бу мавыгу гына булган, кем өчендер – шөгыль. Ә кемнәрдер моңа гомерен багышлаган.

Россиядә «Рәссам китабы» юнәлеше ХХ гасыр башында барлыкка килә һәм футуристлар иҗаты белән бәйле, дип исәпләнә. Нәкъ менә футуристлар «рәссам китапны бизәр өчен генә көч куя» дигән традицион карашны җимереп ташлый. Алар китапның бизәлеше белән текст икесе бер бөтенне тәшкил итә, берсе икенчесен тулыландыра, баета, дигән карашны алга сөрә.

Америка сәнгать белгече Джоанн Дрэкер «Рәссам китабы» (Аrtist’s book) юнәлешен «ХХ гасыр сәнгать формаларының квинтэссенциясе» дип атый. Бу – әдәбият белән рәсем сәнгате, фәлсәфә белән фән, технологияләр белән жанрлар чигендә тора торган өлкә. Борынгы китап традицияләреннән соң, ХХ йөздә футуристлар, дадаистлар, сюрреалистлар «кулдан ясалган китапны» үстерү юнәлешенә Көнбатышта үзеннән зур өлеш кертсә, бездә «кулдан ясалган китап» үсешенә китерүче аерым милли факторлар бар. Дөрес, бүгенге татар мәдәни контекстында «Рәссам китабы» Көнбатыштагыча актив үсеш кичерми, әмма ул көндәлекләр рәвешендә һәр өйдә яши…

Татар халкында кулъязма китапның мең елдан артык тарихы бар. Каллиграфлар, укымышлы затлар, татар шәкертләре китапларны кулдан күчереп язганнар. ХVI гасырда китап күчергән затлардан Адниш хафиз ибне Мөхәммәдаднашның 1554 елның җөмадиел-ахир (май) ае уртасында язып төгәлләгән китабы хәзергәчә Мәскәүдә Россия дәүләт борынгы актлар архивында саклана. Татар тарихында барлыгы 223 китап күчереп язган хаттат Габденнасыйр Сабит улы, берничә йөз данә Коръән китабы күчергән Хөсәен Әлмөхәммәт улы кебек фидакяр шәхесләрнең исемнәре билгеле. Каурый яки камыш каләм белән кулдан язылган һәм, һичшиксез, бизәлгән китаплар традициясе ХIХ гасырның икенче яртысына кадәр дәвам иткән. Татар китабы йорты экспозициясендәге уникаль экспонатлар арасында кулдан эшләнгән, гомумтөрки мирасның бер өлешенә әверелгән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының XVIII гасырда язылган нөсхәсе, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры әсәрләреннән Рабгузиның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы, Мәхмүд Болгариның «Оҗмахларның туры юлы», Мөхәммәдьярның «Күңелләр нуры» поэмалары күчермәләрен күрергә мөмкин…

«Рәссам китабы» («Книга художника») күргәзмәсе Россия һәм дөнья мәйданында соңгы ун ел эчендә лаеклы рәвештә үз урынын яулап килгән мәдәни феноменның бер өлеше. Проектның кураторы – Россия Рәссамнар берлеге, Халыкара мәдәни фонд әгъзасы Валерий Буров. Күргәзмәдә аның коллекциясендә сакланган 110 китап урын алды. Бу китаплар арасында Америка, Европа, Россия, Татарстан… — кыскасы, дөньяның барлык почмакларында иҗат ителгән кабатланмас үрнәкләр бар. Татар мәдәниятенә кагылышлы үрнәкләрдән түбәндәгеләр аеруча игътибарны җәлеп итә: Р.Хуҗахмәтованың сәйләннәр белән эшләнгән «Фарсы палас буйлап…» (2019), М.Абрамованың данлыклы чигү остасы «Флюра Калмурзина» (2018) хакындагы китабы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Г.Соколовның (Мәскәү) «Орда» (2019), Е.Мусинаның «Вавилоннан Нью-Йоркка кадәр» (2018),

Ю.Әхмәдиеваның (Мексика) «Урнаштырылган һәм бөкләнгән», Н.Кәбированың (Мәскәү) «А.Ахматова «Шигырьләр» (2014), Захурның (Пакыстан) – «Фасыллар» (2019), К.Суркованың «Иске Казан» (2017) һ.б.

Күргәзмәнең идея авторы һәм Казанда «Рәссам китабы» («Книга художника») проектын пропагандалаучы – рәссам Тимур Хәйруллин.

«РӘССАМ КИТАБЫ» («КНИГА ХУДОЖНИКА») – РӘССАМ УЕНДА ТУДЫРГАН ҺӘМ БАШЫННАН АЛЫП АХЫРЫНА КАДӘР ТУЛАЕМ ҮЗЕ БАШКАРЫП ЧЫККАН СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ. МАТБАГА КАНУННАРЫ БУЕНЧА ТҮГЕЛ, Ә ИҖАТ КАНУННАРЫ БУЕНЧА ОЕШКАН ӘЛЕГЕ БЕРӘМЛЕКЛӘР МӘДӘНИЯТ ДИҢГЕЗЕНДӘГЕ КОРАБЛАРГА ТИҢ: ҺӘРБЕРСЕ ҮЗ ДУЛКЫНЫНДА ҮЗ КУРСЫ БУЕНЧА ЙӨЗӘ…

Алар белән сезне дә вакыт һәм сәнгатьнең төрле этаплары (чорлары) буйлап сәяхәткә чакырабыз.

Күргәзмә Татар китабы йортында 15 гыйнварда 15.00 сәгатьтә ачыла.

Керү бәясе: 100 сум.

Скетчинг буенча остаханә – 100 сум.

Адрес: Островский урамы, 15 йорт

Эш вакыты: 10.00 дан алып 17.00 га кадәр.

Алдан язылып килергә мөмкин.

Тел.: 8 (843) 590-80-67

* Дүшәмбе – музейның ял көне.

** Күргәзмә 15 гыйнвардан 28 февральгә кадәр дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*