enrutat
Баш бит / Кем син татар кешесе? Казан Кремлендә шул сорауга җавап эзләделәр
Кем син татар кешесе? Казан Кремлендә шул сорауга җавап эзләделәр

Кем син татар кешесе? Казан Кремлендә шул сорауга җавап эзләделәр

Татарстанда яшәүчеләр­нең күбесе республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне тыныч һәм тотрыклы дип саный. Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышта әнә шундый фикер яңгырады. Милләт, дин һәм тел турында сүз чыккач, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев календарьга күз салырга киңәш итте.

Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Чарада рес­публикада 2016–2018 елларга исәпләнгән дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм алдагы өч елга өстенлекле бурычлар турында сөйләш­теләр. Фәнни тикшеренү нә­тиҗәләренә караганда, Татарстан халкы тө­бәктә милли, дини һәм тел мәсь­әләсенә бәйле вәзгыять­­тән канәгать. “Анализдан кү­­рен­гәнчә, республикада яшәү­челәрнең 76,9 проценты – милләтара, 83 проценты динара мөнәсәбәтләрне тыныч һәм тотрыклы дип бәяли”, – диде Татарстан Президенты Аппараты җи­тәкчесе урынбасары – Татарстан Президен­тының эч­ке сәясәт мәсьә­ләләре департаменты җитәк­чесе Александр Терентьев. Ки­ре­сенчә фикер йөртүчеләр өч процентка да тулмый. Сораштыруда катнашучы­лар­ның 95 проценты Татарстанда яшәүче башка ха­лык­ларга уңай мөнәсәбәттә булуын белдергән. Респон­дент­лар­ның 2,8 проценты капма-каршысын уйлый. Та­тарстанда яшәүчеләр­нең 53,8 проценты күп мил­ләтле булу республикага зыян салуга караганда, күб­рәк файда китерә дип саный. Чагыштыру өчен: былтыр болай фикер йөр­түче­ләр 45 процент чамасы булган. “Үзегезне күб­рәк кем дип хис итәсез?” – дигән сорауга сораштыруда катна­шу­чы­ларның 19,6 проценты: “Татарстан кешесе”, – дип җавап биргән. Үзен бертигез дәрәҗәдә Татарстан һәм Россия кешесе дип санаучылар 52,7 процент тәшкил итә.

Республикада яшәүче­ләрнең 92 проценты мил­ләтенә, диненә яки теленә бәйле үз хокукларын кысу очракларын хәтерләми. Рес­подентларның 3 проценты әлеге сорауга уңай җавап биргән. Ил күлә­мендә милләте, дине яки теле аркасында күралмау очракларына тап булучылар 8 процентка тиң. Татарстанда яшәүче та­тарларның – 87, урысларның 83 проценты үз милләтен ярата. Динен якын итүчеләр татарлар арасында – 78, урыслар арасында 72 процент, ди. 2018 ел тарихка “Хозур-ТВ” телеканалы эшли башлау белән дә траихка кереп калачак. “Хозур” нәшрият йорты җи­тәкчесе Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, каналны телевизордан 1 миллионнан артык кеше карый. “Шулай гынамы? – дип гаҗәпләнде Рөстәм Миң­неханов. – Телеканалның аудиториясен киңәйтү юлларын эзләргә кирәк. Миңа төрле төбәкләрдә еш йө­рер­гә туры килә. Анда татарлар чын мәгънәсендә елый. Аларга рухи чыганак кирәк”.

Утырышта тел мәсьәлә­се­нә дә тукталдылар. Татарстанда туган телләрне өйрәтү тирәсендәге хәлләр барыбызга да сабак булды, ди мәгариф һәм фән минис­тры Рафис Борһанов. “Татарстан Президенты Юлламасын тормышка ашыру һәм татар телен өйрәтүнең базасын ныгыту һәм камил­ләштерү максатыннан, Татарстан Республи­ка­сының дәүләт теле – татар телен укытуга бәйле үрнәк төп белем бирү программасы эшләнде һәм федераль реестрга кертелде. Туган тел һәм әдәбияттан 1–9 нчы сыйныфлар өчен үрнәк програм­ма­ларның проектлары экспертиза үтте. 10–11 нче сыйныфларныкы экс­пертизага тапшырылды. Бүген татар теле һәм әдә­биятыннан 64 дәреслек федераль исемлеккә кер­телгән”, – диде ул. Утырышта катнашкан Россия Пре­зи­дентының эчке сәясәт мәсь­әләләре идарәсенең де­партамент җитәкчесе Татьяна Вагина әйтүенчә, илнең Мә­гариф министр­лыгы киләсе ел башында мәктәпләрдә туган тел­ләрне укыту концепциясе буенча иҗтима­гый тыңлау­лар оештырачак.

Утырыш барышында мәгъ­лүм булганча, республикада шәһәрдә яшәүче татарларның – 68, авылда гомер итүчеләрнең 87 проценты татарча иркен сөй­ләшә, укый һәм яза белә. Калада гомер итүче татар­ларның 1,5 проценты туган телен бөтенләй белмәвен әйткән. Урыслар арасында ике кешенең берсе диярлек татар телен аңламый. Шә­һәрдә яшәүче татарларның – 87, саладагыларның 91 проценты балалары туган телен белергә тиеш дип саный.

Минтимер Шәймиев уз­ган атнада Россия Президенты Владимир Путин Карары нигезендә илнең дәү­ләт милли сәясәте страте­гиясенә кертелгән үзгәреш­ләрне хуплавын да әйтте. “Документка җитди үзгә­решләр кертелгән. Аларны уңай бәялим”, – диде ул. Дәү­ләт Киңәшчесе стратегияне тормышка ашыруга бәйле чаралар планының әзер булуын һәм аның тиз­дән федераль үзәктән килеп җитәчәген дә искәртте. Шуңа күрә, эшне озакка сузмыйча, республикадан тәкъ­димнәр әзерләргә ки­рәк. “Милли сәясәт темасы һәрвакыт әһәмиятле һәм катлаулы, чөнки барысын да алдан күреп бетереп бул­мый, – диде Президент. – Без үз тәкъдимнәребезне федераль планга кертергә тырышачакбыз”. Рөстәм Миң­неханов район һәм шәһәр башлыкларына ике атна вакыт бирде. “Бүген ничәсе?” – дип сорады Дәү­ләт Киңәшчесе залда утыручылардан, Илбашы Кара­рының узган атнада ук имзалануына ишарәләп. Шуңа да ашыгырга киңәш итте.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*