tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ галиме Рөстәм Хаҗиповка Орбели исемендәге премия тапшырылды
КФУ галиме Рөстәм Хаҗиповка Орбели исемендәге премия тапшырылды

КФУ галиме Рөстәм Хаҗиповка Орбели исемендәге премия тапшырылды

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының нейробиология фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни хезмәткәре Рөстәм Хаҗипов Леон Орбели исемендәге премия белән бүләкләнде.

Әлеге премияне Россия Фәннәр академиясе бирә. Ул эволюцион физиология өлкәсендә күренекле эшләр башкарган өчен тапшырыла.

Медицина фәннәре доктор Рөстәм Хаҗипов Франция Фәннәр академиясендә тикшеренүләр директоры булып та эшли. Аның эшләр циклында нерв системасы үсеше физиологиясе өлкәсендә принципиаль яңа мәгълүмат тупланган тора.

Бу мәгълүмат кимерүчеләр һәм кеше онтогенезының башлангыч этапларында баш мие нейроннары челтәренең эшчәнлеге турында төп принципларны формалаштырырга ярдәм итә.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*