tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожарда хатын-кызлар җыелды
Кочко-Пожарда хатын-кызлар җыелды

Кочко-Пожарда хатын-кызлар җыелды

12 апрель көнне, Кочко-Пожар мәдәният йорты кабат гөрләде – биредә III – өлкә татар хатын-кызлары сходы һәм шулай ук III – районара “Нижгарбикә” конкурсы зур оешканлык белән узды.

Чараларның төп оештыручылары булып, һәрвакыттагыча, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы катнашында өлкә татар автономиясе, өлкә “Туган як” газетасы, Сергач районы, Кочко-Пожар авылы администрацияләре, Кочко-Пожар клубы һәм, әлбәттә, өлкә һәм районара “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары чыкты.

Алдагы икесенә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасыннан кунаклар чакырган булсак, бу юлы сходны үзара тәҗрибә уртаклашу формасында уздырдык. Ун тулып инде җәмәгать эшендә актив катнашучы, телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган, барлык эш-гамәлләре татарлыгыбызны саклауга юнәлтелгән ханымнар Пожар клубына җыела башлады, Түбән Новгород, Дзержинск шәһәрләреннән, Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна, Сечен районнарының барлык диярлек татар авылларыннан йөзгә якын делегат килде.

Фойеда өлкә автономиясенең, Кочко-Пожар балалар бакчасының, сәләтле укучыларның кул эшләреннән төзелгән, искиткеч бай экспонатлардан, күз явын алырдый әйберләрдән торган күргәзмә эшләде. Шунда ук Дзержинск шәһәреннән килгән аккалфакчы ханымнар хәләл кәнфит әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы махсус юллаган Казан кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм “Зө-ләй-лә” кызлары Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова ул көнне узган чараларның бизәге, йөзек кашы булды. Аларны җирле мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Заман яшьләре” төркеме аккомпаниатор Азат Жиһаншинның гармуны астына Сергач такмакларын башкарып каршы алдылар, шунда ук кунакларны биетеп тә алдылар.

Ә клуб эченә керүгә төрле авыллардан килгән ханымнар шулай ук җыр-бию белән каршыладылар. Артистлар бик канәгать калды мондый кабул итүдән, хәтта “Инстаграм”да туры эфир да куйдылар. “Ну, малай, галәмәт!” – диде хисләре ташып чыккан Ләйсән Мәхмүтова.

Сходны өлкә татар автономиясенең башкарма директоры урынбасары, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина алып барды. Делегатларны автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов җылы сәламләде һәм хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге зур ролен билгеләп үтте, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә югары бәя биреп, башкарган эшләрнең мөһимлеген ассызыклады.

Аннары җирле бүлекчәләр җитәкчеләре яисә вәкилләре Әлфия Нигъмәтуллина (Дзержинск), Сания Адиатуллина (Сафаҗай), Гөлнара Абдуллина (Уразавыл), Гүзәлия Шакирова (Тукай) үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Аллага шөкер, “Ак калфак”ның эшчәнлеге җанлана бара, оешмабыз киң колач җәя һәм барлык эш-гамәлләребез татар телен, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә, аларны олы мирас итеп яшь буынга тапшыруга юнәлтелгән. Бар җирдә дә бөтен эшләргә, төрле чаралар уздыруга балалар җәлеп ителә – шунысы да шатландыра.

Барлык чыгышлар бик кызыклы, эчтәлекле булды, бүтәннәргә дә кулланырдый күп кенә фикерләр яңгырады.

Зилә ханым барысыннан да хәбәрдар, күпчелек актив хатын-кызларыбыз белән шәхсән таныш буларак, алар белән бүтәннәрне дә таныштырып, чыгышларга кыскача анализ ясады, эшләнәсе эшләр турында сөйләде, кайбер проблемаларга тукталып үтте һәм, әлбәттә, өлкә үзәге оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды.

Сход барышында Казан кунакларыбыз үзләренең чыгышлары белән күңелләрне күтәреп, кайнар алкышларга лаек булдылар.

Шулай ук иң актив эшләүче ханымнар төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын Әлфия Аймалетдиновага (Сафаҗай), Галия Кутеровага (Татар Моклокасы), Гөлнара Фатеховага (Чүмбәли) һәм Румия Хамзинага (Грибан – Сергач) Рөстәм Асаев тапшырды.

Өлкә хөкүмәтенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министрлыгы исеменнән Альбина Әндәрҗанова (Кочко-Пожар), Шамилә Айнетдинова (Сафаҗай) һәм Галия Гришина (Кочко-Пожар-Сергач) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов, “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов, Әлфия Нигъмәтуллинна (Дзержинск), Кочко-Пожар авыл администрациясе һәм мәдәният йортына өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Билгеле җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә Паламарчук һәм “Туган як” редакциясе хезмәткәре, районара “Ак калфак” оешмасы кураторы Наилә Жиһаншина татар федераль милли-мәдәни автономиясе исеменнән бүләкләнде. Алар белән Рамил Әхмәтович һәм Зилә Ардинатовна бүләкләделәр. Шулай ук һәрбер бүләкләнүчегә автономия исеменнән истәлекле бүләк тә бирелде.

Менә шундый күңелле ноктада тәмамланды өлкә татар хатын-кызларының өченче сходы. Йомгаклап шуны әйтәсе килә – һәр эштә дә бердәм булыйк, шәхсән мөнәсәбәтләрне, үпкәләрне якка куеп эшләгәндә генә эшебез нәтиҗәле булыр, бергәлек эш берәгәйле була дип тикмәгә генә әйтелмәгән.

Наилә ЖИҺАНШИНА,
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*