tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Министрлар Кабинеты грантына дәгъва итә ала
Коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Министрлар Кабинеты грантына дәгъва итә ала

Коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Министрлар Кабинеты грантына дәгъва итә ала

Социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алу өчен республика конкурсында катнаша ала.

Конкурсның бер номинациясе “Мәдәният һәм сәнгать” дип атала. Аның буенча түбәндәге юнәлешләр билгеләнгән: коммерцияле булмаган оешмаларның авылларда мәдәни-агарту чаралары оештыру буенча муниципаль мәдәният учреждениеләре  белән хезмәттәшлеге; иҗтимагый киңлекләрне социаль-әдәни үстерү; шәхесне тәрбияләү чарасы буларак кино сәнгате.

Икенче номинациянең темасы – “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту”. Ул түбәндәге юнәлешләр белән тәкъдим ителгән: террорчылык экстремистлык чагылышларын кисәтү; социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча конфессияара хезмәттәшлекне ныгыту; Татарстан Республикасында яшәүче милләтләрнең этномәдәни күптөрлелегенә ярдәм итү.

Конкурсны үткәрүдә вәкаләтле орган булып ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы  санала. Гаризалар 24 апрельгә кадәр кабул ителә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*