tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Корбангали Юнысов: Казахстанда татарларга мөнәсәбәт яхшы
Корбангали Юнысов: Казахстанда татарларга мөнәсәбәт яхшы

Корбангали Юнысов: Казахстанда татарларга мөнәсәбәт яхшы

Билгеле булганча, татарларның шактый зур өлеше Казахстанда һәм Урта Азия илләрендә яши. Аларның күпчелеге, бигрәк тә инде берничә буын шунда туып үскәннәре, җирле халыкның сүз белән аңлатып бирә алмаслык һәм алар үзләре дә сизмәгән үзенчәлеген сеңдергән. Шуны да истә тотарга кирәктер, ул якларда яшәүче татарлар яңа ватаннарының интеллектуаль “каймагын” тәшкил итә. Менә минем әңгәмәдәшем дә – укымышлы, акыллы аксөяк. Аның өйендә кунак булып киткәннәр китаплар күплегенә сокланып, гаҗәпләнеп сөйлиләр. Корбангали Юнысов, татарлардан берүзе, Алматада 15 лет ел судья булып эшләгән, бүгенге көндә ул – адвокат. Тормышта Корбангали әфәнде тынгысыз кеше, Казахстан мөселманнары берлегендә ул вице-президент, аның кызыксынган әйберсе бихисап: дөнья буйлап  мөселманнарның хәле, кешелекне су һәм энергия белән тәэмин итү проблемалары, төрки халыкларны берләштерүче баглантылар, һәм башкалар, һәм башкалар. Аның нәсел агачында данлыклы шәхесләрнең исемнәрен күреп шаккатасың. Узган 2008 елның декабрендә Корбангали әфәндегә татар морзалар нәселеннән булуын раслаучы таныклык та бирелде. Бу затлы нәсел вәкилләрен  Алатау итәкләренә нинди язмыш җилләре илтеп ташлады икән?.. (Әңгәмә 2009 елда алынды)

– Корбангали әфәнде шәҗәрәгездә кайбер бабаларыгыз турында җентекләп язасыз, ләкин мин күпме эзләсәм дә, кайсы бабагыз Казахстанга барып төпләнгәнен ачыклый алмадым.

– Рус-төрек сугышы башлангач, минем дүртенче буын бабам Озын Ибрай (Ибраһим) мөселман һәм бердәм төрки дөньяны таныган татар кешесе буларак, сиздермичә төрек армиясе өчен акча туплау эшләренә ярдәм күрсәтә башлый.  Билгеле булганча, ул вакытта татар кызлары төрек армиясенә шәфкать туташлары булып күпләп китәләр. Мәскәү бу эшләрне сизеп алуга, шундук чарасын күрә башлый. Озын Ибрай бераз сәер кеше була, бердәнбер улы барлыгын ул кешеләргә сиздерми, ә инде якыннарына куркыныч яный башлагач, улын туган тиешле Габделвәли исемле сәүдәгәргә ияртеп Урта Азиягә җибәрә. Ә инде 1863 елда бу гаилә Верный кирмәнендә сәүдә йорты ача һәм шунда төпләнеп тә кала. Шунда минем өченче буын бабам Габдрахман туа. Аның улы Нури бабам шатланып революцияне кабул итә, Изелгән халыкларга ирек биреләчәк дип чын күңеленнән ышана, һәм бар булган акчасын, мал-мөлкәтен революция эшенә дип тапшыра. Әтием – Нурмөхәммәт, аны барысы да Нуркәй дип йөрткән, иҗади кеше буларак, татар театрында катнашып йөргән. Бу театр әле революциягә кадәр үк төзелгән театр труппасыннан үсеп чыккан. Аны оештыручы Хан Исмаилов труппа эшен революциядән соң да җанландырып җибәрүгә ирешә, соңыннан театр итеп тә оештыра. Ләкин театр ябылгач, әтием музейда эшли башлый, шуннан сугышка китә, җиңүдән соң шунда ук кире дә әйләнеп кайта.

Әнием Башкорстанның Бүздәк районындагы Карамалбашы дигән авылдан. Мин аның туган авылын эзләп тә караган идем, ләкин төрле «оптимизацияләрдән» соң ул таралган икән. Әнинең язмышы үзе бер китап язарлык. Яшьли ул әнисез кала, әтисенең гаиләсендә “артык кашык” булып яшәгәнче диеп, 16 яшендә бер тол ир-атка кияүгә чыга, биш бала таба. Ире сугышта югала, билгесез бер авырудан балалары бер-бер артлы үлә башлый. Авылдашлары “үлемне адаштыр” дип киңәш итәләр, ягъни бердән-бер исән калган баласына үлгән улының исемен куштыррга да, авылдан чыгып китәргә. Шулай итеп әнием Алматага туганнарына килә. Көн саен улын ияртеп, аның белән татарча сөйләшеп әти эшли торган музей яныннан үтәләр икән. Әтием 36 яшендәге бер дә өйләнеп карамаган буйдак, бу нинди татарлар икән дип килеп таныша да, гашыйк була. Әнием башта каршы тора: “Биш бала тапкан тол хатын сина нигә кирәк”, – ди. Ләкин әтием үзенекен итә дә, алар өйләнешәләр.

Мин Корбан гаете көнне туганга күрә Миңа шундый исем сайлыйлар. Моны ул вакытта Казахстан мөфтие вазыйфаларын үтәгән Гаффар мулла да тәкъдим итә.

– Корбангали әфәнде, Сезнең гаиләгезнең инде берничә буыны Татарстаннан, татарлар күпләп тупланып яшәгән җирләрдән читтә яши. Ерактан яхшырак күренә диләр. Сезнеңчә ничек, Тукай сүзләре белән әйтмешли: татарлар үлгәнме, әллә йоклаган гына мы?

– Без яшибез һәм үлергә җыенмыйбыз. Бары тик бер миллион халкы булган Чечняны да бернәрсә эшләтә алмадылар, татарлар саны киметеп санаганда да 8 миллион. Россиядә халык саны узган вакытта мин махсус Познерның “Времена” дигән тапшыруын язып алдым. Анда Селезнев халык санын алуның беренче нәтиҗәләрен игълан иткән иде. “Татарлар саны Россиядә 20 миллион”, – диде ул. Соңрак, 20 миллион ул мөселманнар саны дип “төзәтергә” ашыктылар.

Казанга бу килүемдә шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек. Мине шәһәр белән таныштырып баручы егетнең: “Казанда татарлар яшәүчеләрнең яртысыннан азрак өлешен тәшкил итә”, – дигән сүзләре бик борчыды. Заманында Алматада казахлар нибары 8 процент булган. Әле совет елларыннан башлап, әкренләп шәһәрдән казах каласы ясадылар, бүгенге көндә казахлар күпчелекне тәшкил итә. Белгәнегезчә, Казанны яулап алучылар татарларны шәһәрдә куып чыгаралар һәм махсус канау казыла, аның артына татарларга юл ябык була. Бары тик  132 елдан соң ул канау күмелә. Ләкин бүгенге көнгә кадәр, татарлар Казанда күпчелеккә ирешә алмыйлар. Демократик ысуллар белән Казанны татар шәһәре итергә омтылырга кирәк. Күпчелек барысын да хәл итә. Мәсәлән, Үзбәкстанда тел проблемасы юк. Совет заманында үзбәкләр 80 процент иде, хәзер инде 98-99 процентка җиткәндер. Әзербайҗанда да шул ук хәл. Казахстанда татарстандагы проблемалар бар. Ләкин ул – бәйсез дәүләт! Акчасы үз кулында. Шуңа да карамастан, тел сәясәтен бик тә уйлап үткәрәләр, Казахстанда 5 миллион урыс яши, аларны каршы якка аударырга ярамый. Әмма руслар үзләре дә әкренләп телне өйрәнергә кирәклегенә тәшенәләр.

– Ә татарлар Казахстанда күпме? Безнең татар җәмгыятьләре ничек яшәп яталар?

– Рәсми рәвештә танылган иң зур сан 350 мең иде, шуларның 40 меңе Алматада яши иде. Бүгенге көндә Алматада 25 мең тирәсе татар бар, тулаем Казахстан буенча 230-240 мең тирәсе.

Алматаның татар диаспорасы берничә “дулкын” татардан барлыкка килгән. Бу гомумән Казахстан өчен дә шулай. Иң беренчеләре – урыслар белән бергә Верный кирмәненә нигез салган татар сәүдәгәрләре. Соңыннан тагын бер революциягә кадәр килгәннәр. Өченче “дулкын” революциядән соң килеп туплана, дүртенче сугыш алдыннан, бишенчесе сугыштан соң. Иң соңгысы Кытайдан күчеп килгән татарлар. Иң беренче килүчеләр Казаннан булса, соңыннан Уфа якларыннан килүчеләр күбрәк була. Бу аңлашыла да. Татарлар Казаннан Уфага, соңыннан тозлы күлләр юлы белән Петропавловск, Семипалатинск, аннан соң гына Алмата.

Казахстанның һәр өлкәсендә аз дигәндә бер татар оешмасы эшләп килә, кайбер районнарда да оешмалар бар. Аларны ачу өчен биредәге аксакалларыбыз бик тырышты. Чөнки 1937 елда татарга кагылышы булган оешмаларның барысы да ябылганнан бирле татар тормышы монда туктап калган иде. Рөхсәт булгач, шатланып теркәү, ачу эшләренә тотындылар. Мин дә ярдәм иттем, кулдан килгәнчә. Ул вакытта судья булып эшли идем, теркәү кәгазьләре тизрәк үтсен дип тырыштым. Баштан ук оештаны төзелмичә калган татар-башкорт республикасын истә тотып, татар-башкорт дип төзедек. Рәис итеп профессор Марат Кәримовны сайладык. Беренче бөтендөнья татар конгрессы вакытында күпләр аны Минтимер Шәймиевне бөтен татарларның президенты дип атаганы өчен исендә калдырды. Шул ук вакытта аны бөтендөнья татар конгрессы президиумына да сайладылар. Ләкин конгреска яңа рәис килү белән, президиумда ротация да кирәк булгангадыр, Кәримовны чираттагы конгресска чакырырга да теләмәделәр бугай. Ләкин Казахстан татарлары аны барыбер сайладылар. Шул ук вакытта Казахстанда Татарстан вәкиллеген ачу турында карар кылынды. Вәкил кем булачак дигән дә сорау туды. Шәймиев тә, Назарбаев та, Кәримовны яхшы беләләр – аны сайладылар. Кәримов Казахстан ватандашы булганы өчен, ул вәкил вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнде.  Биш ел эшләде. Аннан соң Алматага вәкил буларак Илдус Тарханов килде. Һәр кешенең уңай да, тискәре дә яклары була, гомер буе чиновник булып эшләгән кешенең үзенә күрә гадәтләре дә бар. Һәм ниндидер сәбәптән Тархановны монда Кәримовны кебек кабул итмәделәр. Рәсми даирәләрдә һаман да Кәримовны “беренче татар”, ягъни Казахстан татарлары һәм Татарстан вәкиле итеп кабул итәләр. Араларында нәрсәдер булды кебек, ә нәтиҗәдә татарлар таркалды. Бүгенге көндә Алматада 5 татар оешмасы эшли.

Шунысы да күңелне тырмап тора – Кәримов эшләгән чорда, ул яхшы гына бина ала алды. Вәкиллектән киткән вакытта, ул барысын да тапшырып китте. Бирелгән вакытта, ул ярымҗимерек балалар бакчасы бинасы иде. Аны Кәримов та, Тарханов та бик әйбәтләп төзекләндерделәр. Барлык дипломатлар Алматадан Астанага күчкәндә, Тарханов бинаны кемгәдер тапшырды, хәзер анда казах мәктәбе. Алматада исә, әйткәнемчә, 5 татар оешмасы бар, татарларның бу яхшы бинаны югалтулары һичшиксез, кызганыч. Аңлашыла, бинаны берсенә генә биреп, башкаларын үпкәләтеп булмый. Ләкин читкә бирү, минемчә мәсьәләнең чишү юлы була алмый. Бәлки, бүлмәләрне бүлеп биреп булгандыр. Һәрбер оешма тырышып эшли, күрсәтерлек эшләре бар. Мәсәлән, Зәйнулла исемле егетебез бар, тырыш та, оештыру сәләте дә бар, акча да таба ала, аңа бары тик бераз ярдәм кирәк. Татар театрын торгызу турында хыялланып йөри ул. Аңа 35 яшьләр тирәсе, куркыта да инде, берничә ел үтүгә яшьлек кызуы сүрелер дип…

Тулаем алганда, бездә барысы да яхшы, вак-төякләр һәр җирдә бар. Мәскәүдә дә әнә якташлык принцибы белән төзелгән 20-30 оешма эшләп килә. Мин барысы белән дус, беркемгә дә кушылмыйм, шуның өчен иҗтимагый эшемне күбрәк Казахстан мөселманнары берлегенә юнәлттем.

– Казахстан мөселманнары берлеге нәрсә белән шөгыльләнә? Максатлары нинди?

– Казахстан мөселманнары берлеге дәүләткә карамаган  иҗтимагый оешма. Башка дин вәкилләренә, атеистларга Исламның чын йөзен күрсәтүне максаты итеп куя. Беренче чиратта Ислам һәм терроризм икесе ике нәрсә икәнен аңлату өчен тырышабыз. Берлек мөселманнарны борчучы мәсьәләләрне күтәргән чаралар, “түгәрәк өстәлләр” үткәрә.

– Татар оешмаларының Казахстан җирле хакимиятләре белән мөнәсәбәтләре яхшымы? Проблемалары буламы?

– Һич юк. Заманында казахлар һәм татарлар бер халык булган. “Идегәй” дастанында бу турыда әйтелә дә. Казахлар татарлардан аерылгач, өчкә бүленеп далада таралалар. Җир бит чиксез-иңсез күп. Язмыш казахларга карата мәрхәмәтлерәк булды, алар бу Бөек даланы кулларында тотып кала алдылар.

Татарларга мөнәсәбәт яхшы. Көн-күрештә конфликтлар булгалый. Ура-патриотлар бит һәр җирдә бар. Быелгы сабантуйдан соң үткән дискотекада казах яшьләренең кайберәүләре: “Бу татарлар безнең җиребездә нәрсә эшли”, – дип кычкырды.  Аерым мондый күренешләр булуы мөмкин, ләкин сөймиләр дип әйтмәс идем. Шунысын да истә тотыгыз, казах элитасының 80 процентының я әнисе, я хатыны татар. Татар кызына өйләнү зур дәрәҗәгә санала. Ләкин татар егетләре казах кызларына элек бердә өйләнмәгәннәр. Бүгенге көндә мондый гаиләләр дә корыла. Казах кызлары үзләрен ныграк карый башладылыр, аяклары да тураеп китте кебек… Гомумән алганда, татарлар начар яшәмиләр, казахларга урыслар кебек караучыларга авырга килсә генә.

– Сабантуйлар ничек үткәрелә? Быел республикакүләм сабантуй Семипалатинскта үтте дип ишеткән идем…

– Сабантуйлар татарлар яшәгән һәр җирдә оештырыла. Шуларның берсе республикакүләм дип игълан ителә. Алматада сабантуй унбишенче тапкыр үткәрелде. Мин соңгы елларны әйтәм, чөнки утызынчы елларга кадәр ул гел үткәрелеп килгән. Ел саен Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле килә. Күп такырлар Фердинанд Сәлахов килде, былтыр Хәния Фәрхи килеп җырлады. Сабантуй бик күңелле үтә.  Казах җитәкчеләре дә бик уңай карыйлар, Казаннан рәәсми кешеләр килгәндә аларны һәрвакыт чакырабыз.

– Әңгәмәбез искиткеч кызыклы булды. Сезгә зур рәхмәт!

Рәсемдә:
Корбангали Юнысов оныгы –
яшь морза Рәүф белән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*