tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ерак Көнчыгышта булып кайтты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ерак Көнчыгышта булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ерак Көнчыгышта булып кайтты

25–27 май көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Ерак Көнчыгышка сәфәр кылып, андагы милләттәшләребез белән очрашты. Очрашулар вакытында сүз киләсе елда Владивостокта узачак Федераль сабантуй турында да барды.

Амурдагы Комсомол шәһәрендә Ринат Закировны Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе Рөстәм Абдуллин, җирле милли үзәк вәкилләре каршы алды. Ул биредәге милли тормыш, шәһәрдәге татар эзләре белән таныштырды. Шәһәр уртасындагы паркта балалар төркеме милли татар биюләрен күрсәтте.

Көннең икенче яртысында конгресс рәисе Ринат Закировны Амурдагы Комсомол шәһәре башлыгының беренче урынбасары Юрий Есипов, Шәһәр Думасы рәисе Светлана Баженова кабул итте. “Безнең шәһәребездә егерме меңгә якын татар халкы яши. Алар һәрвакыт уңган, тырыш, булдыклы. Гел мактап телгә алабыз. Татарлар уздыра торган милли бәйрәмгә башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар”, диде шәһәр башлыгы урынбасары. Ринат Закиров үз чыгышында җирлектәге җитәкчеләрне татар милли оешмасына даими ярдәм итәргә, күпмилләтле төбәктә татарлар өчен киләчәктә дә уңай шартлар булдырырга өндәде. Дин мәсьәләләрен хәл иткәндә, мәчет төзүдә иң элек татарларга таянып эшләргә чакырды.

Кичен Ринат Закиров милләттәшләребез белән очрашты. Зур залга җыелган милләттәшләребез Казан кунагына үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр. Өч сәгатькә сузылган әлеге очрашудан бик күпләр үзләренә кирәкле җавап алдылар. Шулай ук, бу чарада Габдулла Тукай шигырьләре дә яңгырады.

Икенче көнне, 26 майда, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Хабаровский шәһәренә килде. Биредә ул мәчеттә, мәдрәсәдә булды. Мәчетнең имамы Хәмзә хәзрәткә Коръән китабы бүләк итте. Бу шәһәрдә ун меңгә якын татар яши. Аларның милли үзәкләре бар. Җитәкчеләре – Сәрвәретдин Туктаров. Яшьләр оешмасы да оештырганнар. Биредә татар дөньясы белән танышкач, Р.З.Закиров “Вести – 24” каналына барып әңгәмә дә корды. Көннең икенче өлешендә ул край филармониясенең концертлар залында биредә яшәүче татар халкы белән очрашты.

27 май көнне конгресс рәисе Владивостокка килде. Ул Лев Кожевниковның Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган “Иске тегермәндә могҗизалар” дип аталган курчак театры спектаклен карады. Шул ук көнне Приморье крае вице-губернаторы Александр Шемелев һәм крайның Закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Җанбулат Текиев белән очрашты. Бу очрашуда сүз биредәге татар тормышы, шулай ук киләсе елда Владивостокта узачак Федераль сабантуй турында барды. “Без Сабантуйны кабул итәргә әзер”, диде Александр Шемелев. Көннең икенче яртысында Ринат Зиннурович биредәге җирле татар милли оешма җитәкчеләре белән очрашты. Әлеге чарага Магадан, Сахалин өлкәсеннән, Приморье краеның шәһәрләрендәге милли җирле оешма җитәкчеләре катнашты. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр. Сүз киләсе елда Владивостокта узачак Федераль сабантуй турында да барды. Р.Закиров Сабантуй узачак мәйданда да булды.

Кичен үзешчән артистлар тарафыннан Г. Исхакый әсәре буенча куелган “Җан Баевич” спектаклен күрсәттеләр.

Автор: Гөлназ Шәйхи
Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*