tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районы Сәрдекбаш авылында балалар бакчасы ачылды
Кукмара районы Сәрдекбаш авылында балалар бакчасы ачылды

Кукмара районы Сәрдекбаш авылында балалар бакчасы ачылды

Сәрдекбашта мәктәп белән бер түбә астында урнашкан “Күчтәнәч” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, “Домострой” төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев һәм башкалар катнашты.

“Безнең өчен, чыннан да, зур бәйрәм, бу вакыйганы күптән көттек. Җирлек халкына шундый бүләк ясаганнары өчен республика, район җитәкчелегенә, төзелеш оешмасы хезмәткәрләренә олы ихтирамымны белдерәм. Әлбәттә, биредә мәктәп, бакча коллективына, әти-әниләргә дә эш җитәрлек булды, – диде Илгиз Нәбиев. – Соңгы елларда авыл җирлекләренә карата игътибар арта, бик күп программалар эшли. Алга таба да алар дәвам итеп, калган проблемаларны да хәл итәргә язсын”.

kukmor.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*