tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кунакчыл ханым
Кунакчыл ханым

Кунакчыл ханым

Һәр төбәкнең кунак кабул итү буенча үз йоласы бар. Идел буе төбәкләрендә яшәүче татарлар кунакларны чәк-чәк белән каршы алса, Рәзән өлкәсенең Бустан авылындагы милләттәшләребез – ләвәш белән каршылыйлар.

Авылда камыр ризыкларын оста әзерлүчеләрдән Наилә ханым Коснеева санала.  Бустанга килгән кунакларны һәрвакыт Наилә ханым ризыклары белән каршы алалар. Чәнки ул пешергән ләвәшләр, пәрәмәчләр, бәлешләр иң тәмлесе, иң затлысы. Авылның 500 еллык бәйрәменә җыелган кунакларны да ул пешергән ризыклар белән сыйладылар.

Бу тырыш ханым әле матур гөлләр бакчасына да ия икән. Капкадан килеп керүгә тәмле хуш исле чәчәкләр, үлләнәр исе белән гүзәл манзара каршы ала. Чәчкәләрнең ниндие генә юк! Һәркайсының үз урыны, үз матурлыгы бар.

“Пенсиягә чыкканнан бирле рәхәтләнеп авылда яшим, – ди Наилә ханым. –Баштарак су ташып интектек. 3 елы элек су керттеләр, 7 ел элек авылга газ керде. Хайван-туар тота идем, хәзер казлар гына калды. Оныкларым белән бакча җимешләре, чәчкәләр үстерәбез. Кунакларны бик яратабыз”.

Иң түрдә – Кол Шәриф мәчете рәсеме эленгән. Әлеге рәсемне оныгы җиңү яулап алганлыгын Наилә ханым горурлык белән безгә сөйләде.

Казаннан 700 чакрымнар еракта яшәсә дә, Бустанда яшәве белән горурланып сәйләсә дә, күңеле белән милләтебез мәркәзе Казанга, татар аһәңенә, татар моңына тартылуы Наилә апаның моңсу күзләрендә чагыла иде.  Бирсен Ходай, Наилә апа да Казанга  килеп, татар урамнарын буйлап, моңлы көйләрен тыңлап, күңелен тынычландырып китәр әле.

Рәсемдә: Наилә апа үзе, пешергән ризыклары һәм әлбәттә бу тырыш ханым үстергән чәчкәләр

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*