tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта мөселман балаларның сигезенче Сабантуе узды
Балтачта мөселман балаларның сигезенче Сабантуе узды

Балтачта мөселман балаларның сигезенче Сабантуе узды

Бәйрәмне аның төп оештыручысы, Борбаш авылы имамы, Балтач районы мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрде. Ул мөселман балалар өчен шушы төбәктә шушындый Сабантуйның инде сигезенче тапкыр оештырылуын билгеләп китте. Барча катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады. Аннан соң сүз Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде.

Быел мөселман балалар Сабантуе үткәрелә торган урыннарны, мәйданны, якын-тирәдәге чишмәләрне бик яхшылап тәртипкә китергәннәр, кешеләр күпләп йөри торган урыннарга ком, ташлар да җәйгәннәр. Тау юллары да тәртипкә китерелгән. Менә шул эшләрне башкарган хезмәтчәннәргә, акчалата ярдәм күрсәткәннәргә мөфти Камил хәзрәт, казый Җәлил хәзрәт һәм Балтач районы хакиме Рамил Нотфуллин бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук Сабантуй бәйрәмендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты. Ул татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә үз өлешләрен керткән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Сабантуй тантанасы балаларның Коръән, догалар укулары, өлкәннәрнең мөнәҗәтләр әйтүләре, җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Аннан соң мәйданга бәйрәмчә итеп бизәлгән атлар керде.

Шушы чаралар барышында ук мәйдан уртасындагы келәмнәрдә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар көрәше узды. Аларны тора-бара малайлар, яшүсмерләр алыштыра торды. Көрәшкә башка төрле ярышлар да өстәлде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, ярышта барлыгы 77 көрәшче бил алышкан. Ә яшьләргә үрнәк күрсәтү өчен биредә хәтта өлкән буын вәкилләре арасында да ярыш узган. Анысында шушы төбәкнең, Бөрбаш авылының аксакаллары Ринат Шәфигуллин, Сабир Газизов, Мәгъфүр Галимуллин һәм Миннехай Кәримуллин җиңү яулаган. Яшүсмерләр арасында көрәштә баш батыр исеменә Рөстәм Сибагатуллин лаек булды.

фото baltaci.ru сайтыннан алынды 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*