tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән
Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән

Кыргызстан татарлары Мәүлидне бәйрәм иткән

Кичәне оештыру эшен “Туган тел” оешмасы президенты Гөлсинә Үлмәскулова башлап йөргән.

Кыргызстанның Бишкәк шәһәре татарлары Мәүлидне бәйрәм иткәннәр. Барлыгы 50ләп кеше катнашты, дип хәбәр итте “Татар-информ”га Бишкәкнең “Туган тел” татар-башкорт оешмасы вәкиле, журналист Гөлгенә Шонкорова.

Кичәне оештыру эшен “Туган тел” оешмасы президенты Гөлсинә Үлмәскулова башлап йөргән. Гөлгенә Шонкорова бәйрәмгә килүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтә булуын әйтте. “Урта яшьләрдәге егетләр әби-бабаларыбыздан өйрәнгән Коръән сүрәләрен укыдылар, алар татарча да сөйләшергә омтыла, телебезне сакларга тырышабыз”, – диде ул.

Гөлгенә Шонкорова белдерүенчә, соңгы арада татар теле белән бәйле кискен вәзгыять Кыргызстандагы татарларның милли үзаңына тәэсир иткән.

“Хәзер, татар теленең нинди хәлдә икәнен белгәч, үз телебезгә ныграк игътибар итү күзәтелә. Бик борчылабыз. Мин Кыргыз дәүләт радиосында 18нче ел татар телендә “Туган тел” тапшыруын әзерлим, ул атнага бер мәртәбә 15 минутлык тапшыру. Хәзер бөтен җаным-тәнем белән тоям: туган телемә хәтәр көннәр килә, аны саклап калырга кирәк. Әгәр туган телем югалса, мин кем булам?” – дип фикерләрен уртаклашты ул.

Белешмә: Хәзерге вакытта Кыргызстанда 28 меңнән артык татар һәм башкорт яшәгәне мәгълүм. Кыргызстанда төрле елларда яшәгән билгеле татарлар – язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызы, фольклорчы Каюм Мифтахов, Шиһабетдин Мәрҗанинең укучысы, мәгърифәтче Хөсәен Фәесханов. Кыргызстанның экс-Президенты Алмазбәк Атамбаевның тормыш иптәше Рәйсә Миннәхмәт кызы да татар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*