tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакуда “Сәлам, Татарстан” Азербәйҗан – Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узды
Бакуда “Сәлам, Татарстан” Азербәйҗан – Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узды

Бакуда “Сәлам, Татарстан” Азербәйҗан – Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме узды

Зур бәйрәм концертында Баку һәм Казан артистлары азербәйҗан, рус һәм татар җырларын башкарган.

“Сәлам, Татарстан” Азәрбайҗан – Татарстан халыклар дуслыгы бәйрәме шимбә, 9 декабрьдә, Бакуда Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә узган.

Кичәне Salam Tatarstan үзәге  һәм “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе Азербәйҗандагы Россия хезмәттәшлек вәкиллеге ярдәмендә оештырган.

Бәйрәм ачылышында кунакларны Азербәйҗандагы Россия хезмәттәшлек вәкиллеге җитәкчесе Валентин Денисов, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе Абас Миняшев һәм Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы әгъзасы Альбина Габдуллина сәламләгән. Бу хакта Азәрбайҗан Sputnikка Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә хәбәр иткәннәр.

Зур бәйрәм концертында Баку һәм Казан артистлары азербәйҗан, рус һәм татар җырларын башкарган. Аларны “Дуслык” коллективы, Рөстәм Кәримов һәм Аслан Азимзаде халыкка җиткерә.  Татарстан кызы – Казан шәһәренең 111нче мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Энҗе Әхмәтҗанова чыгышын яратып, бик җылы каршылаганнар.

Бәйрәмдә картиналар, курчаклар, халык сәнгате эшләнмәләре һәм милли киемнәр экспозициясендә Азербәйҗан рәссамнары Кенул Исмайлова, Фәрах Алиева һәм Гүнәл Гулиева хезмәтләре дә куелган.

Күргәзмәне аның кураторы, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Әмин Рамазанов тәкъдим иткән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*