tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган
Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган

Эстониядә халыкара бәйгедә катнашкан татарстанлыларның биюен Таллин татарлары да караган

Таллинның татар җәмгыяте вәкиле Фәүзия Һадиуллина бу уңайдан хис-кичерешләрен социаль челтәрдәге битендә язган.

Эстония башкаласы Таллинда үткән “Тиктормаслар дусларын чакыра” халыкара бәйге–фестивалендә катнашучы Татарстан коллективының чыгышын карарга Эстония татарлары да килгән. “Таллиннда яшәгән барлык милләтттәшләребез дә Татарстан балалары өчен җан атарга килделәр”, – ди студиядә шөгыльләнүче баланың әнисе Чулпан Галиәхмәтова.

Таллинның татар җәмгыяте вәкиле Фәүзия Һадиуллина бу уңайдан хис-кичерешләрен социаль челтәрдәге битендә язган.

Исегезгә төшерәбез, “Каzan” бию ансамбленең хореография студиясендә шөгыльләнгән балалар “Тиктормаслар дусларын чакыра” (“Непоседы приглашают друзей”) хореография сәнгатенең XVIII халыкара бәйге–фестивалендә катнаша. Коллективны Нигина Әхмәдуллина җитәкли. Быел бәйгедә Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив катнашкан.

“Kazan” бию ансамбленең балалар студиясе бәйгедә “Су юлы”, “Ак калфак”, “Зәңгәр шәл” дип аталган татар хореографик композицияләрен күрсәткән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*