enrutat
Баш бит / Күркәм холыклы бул!
Күркәм холыклы бул!

Күркәм холыклы бул!

Ислам дине кешеләрне күркәм холыклы булырга өйрәтә. Әдәпле, тәртипле
булган мөселманның иманы камилрәктер. Динебезнең максаты – яхшылыкка
чакыру, начарлыктан тыю. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән:

«Тулы иманлы мөэмин- мөселман ул – күркәм холыклы булган мөселман».

Шуңа күрә, иманыбызның камил булуын теләсәк, кечкенәдән үк кеше үзен
тәрбияләргә тиеш. Балаларга мөселман әхлагын өйрәтү, динебезне ныграк
өйрәнү һәм мөселманнар бер-берсе белән аралашу максаты белән Киров
өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Бәхетле балачак” конкурсы
үткәрелә. Быел ул өченче тапкыр Иске Йөрек авылы мәчетендә узды. Бәйгедә
Малмыж, Кызыл Алан шәһәрләре, Яңа Смәил, Салкын Чишмә, Иске Йөрек, Яңа
Йөрек, Үрнәк, Рус Кумбашы, Балтач районы Шөңшеңәр, Кукмара районы Яңа
Сәрдек авылларыннан 45ләп бала катнашты.

Бәйге чарасын Киров өлкәсе мөселманнары үзәк-ләшкән Диния нәзарәтенең рәисе һәм Иске Йөрек мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов ачып җибәрде. Ул сәламнәр
җиткереп, изге теләкләр теләде. «Гүзәл сәламнәр дә дога булып тора. Ул
бер-беребезгә сәламәтлек, яхшылык теләү була», – дип вәгазьләде ул.
“Бәхетле балачак” бәйгесенең биремнәре әлеге дини оешма чыгара торган
“Вәгазь” газетының кушымтасы булып килә. Бу биремнәрне газетның
редакторы Рашит хәзрәт Әхәтов төзегән. Бәйгечеләрдән имтиханны да ул
кабул итте.

Башка елларны биремнәр татар һәм рус телендә дә бирелсә, быел татар
телендә генә язылган. Татар теленә әһәмиятне арттыру, рус теллегә әйләнә
барган балаларыбыз туган телләрен ныграк өйрәнсеннәр өчен. Шулай ук бөек
шагыйребез Габдулла Тукайның да ике шигыре кертелгән иде. Балалар аларны
ятлап, бәйгедә сөйләргә тиешләр иде. Кызганычка каршы, бу шартны барысы
да үтәмәгәннәр.

Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтә: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа
гына гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым”. (“Зәрият”, 56). Аллаһ Тәгалә
безгә әлеге аятьтә кешеләрнең бу дөньяда ни өчен яшәвен, ул кешеләрне
нинди максат белән барлыкка китерүе турында әйтә. Әгәр кешеләр шушы
аятьтә кушканча, Раббыбыз Аллаһка буйсынып, тыелганнарыннан тыелып,
әмерләренә итәгать итеп яшәсәләр, ике дөнья бәхетенә дә ирешерләр иде.
Бәхетсезлекнең төп сәбәбе – менә шушы максатыбызны үтәп яшәмәүдәдер.
Раббыбыз безгә сәламәт булып яшәү өчен, гыйбадәт кылу өчен күп төрле
ризык- лар биргән. Без шөкер итеп ашарга тиешбез. Пәйгамбәребез өйрәтеп
калдырган ашау әдәбе турында да бәйгечеләрдән сорадылар. Беренче
кагыйдәне генә искә төшерик. Ризыкны капканчы, без Аллаһның исемен искә
алып “Бисмилләһ” әйтергә тиешбез. Әгәр онытып җибәреп ашый башлаганбыз
икән, “Бисмилләһи фи әүүәлиһи үә әхыйриһи» дияргә тиеш. Ягъни, «Әүвәлдә
һәм ахырда Аллаһ исеме белән” дип әйтү була.

Кайчакта безгә дөреслегебезне раслап ант итәргә туры килә. Бу хакта
Пәйгамбәребез әйткән: “Ант итсәгез, Аллаһы белән генә ант итегез! Яки
бернәрсә дәшмәгез”. Менә ул сүзләр: “Уаллаһи”, “Билләһи”, “Тәллаһи”.
Халык арасында әни, тоз, ипи һәм башка әйберләр белән ант итү киң
таралган. Ислам дине мондый ант итүләрне тыя.
Иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе – намаз. Ул җәннәт ачкычы. Кыямәт
көнендә иң беренче намаз өчен хисап тотарга туры киләчәк. Җиде яшь тулу
белән бала намаз тәртибен өйрәнергә тиеш, инде ун яшьтән – биш вакыт
намазны укырга. Намаз укымаучыларның гөнаһлары зур була. Раббыбыз әмер
итеп әйткән: “Намазларны үтәгез, зәкят сәдакасын бирегез һәм намаз
укучылар белән бергә намаз укыгыз” (“Бәкара” сүрәсе, 43 аять).
Һәр яңа көнне, йокыдан уянгач та, Аллаһыны искә алу, Аны мактау белән
башлыйбыз. Йокларга ятканда да Аллаһыга зикер итеп ятабыз. Бу догаларны
укып, Аллаһыны мактасак, саваплы булырбыз, көнебезгә бәрәкәт бирер,
иншәАллаһ!

“Шура” сүрәсенең 30нчы аятендә Аллаһы Тәгалә безгә килгән
кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр, яман авыруларның барысы да үзебез
кылган начар эшләр, гөнаһларыбыз аркасында булуын хәбәр итә. Шуңа да,
үзебезгә бәхетле гомер теләсәк, гөнаһлардан ерак булырга, үз
тәртибебезгә, эшләребезгә, сүзләребезгә, әхлагыбызга игътибарлы булырга
кирәк. “Зүлзиләт” сүрәсенең 7-8нче аятьләре тузан бөртеге хәтле генә
начар гамәл өчен дә, җавап бирәсе булуын исебездән чыгармаска чакыра.
Һәм берәү тузан бөртеге кадәр генә яхшы гамәл кылса, аның әҗерен күрер.
Раббыбыз Коръәни Кә- римдә: “Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез”, дигән.
(“Бәкара” 83). Кешеләр белән аралашканда, нинди генә милләт һәм нинди
генә дин әһеле булуга карамастан, алар белән матур итеп, бары тик хәерле
сүзләр генә сөйләшергә өнди. Бу аять динебездә сөйләшү әдәпләренең
нигезе булып тора.

Аллаһы Тәгаләнең яраткан колларыннан буласың килсә, изге эшләр эшлә.
Аллаһ изгелек кылучыларны, тәүбә итеп төзәлүчеләрне, Үзенә
тәвәккәлләгәннәрне, гадел, тәкъва булучыларны ярата.
Алда язганнардан күргәнегезчә, биремнәр Аллаһы Тәгалә кушканнарны көн дә
үтәргә тиешле кагыйдәләрдән алынган. Бу кагыйдәләрне
үтәп яшәгән бала җиңел генә төгәл, дөрес җавап бирә ала. “Бәхетле
балачак” бәйгесендә уңышлы катнашуы өчен Мактау кәгазе белән 19 бала
бүләкләнде: Йосыф Нигъмәтҗанов (Яңа Йөрек), Габделгазиз һәм Равил
Шакировлар (Яңа Сәрдек), Гали Мифтахетдинов (Казан), Әхмәт Әхәтов
(Салкын Чишмә), Рәсүл Шәрипов (Шөңшеңәр), Хәсән Әсхәдуллин, Булат
Нәбиуллин (Иске Йөрек), Илназ Нәкыйпов (Малмыж). Кызлардан: Әминә
Кашапова, Лилиана Зиннәтуллина, Гүзәлия Нәбиуллина, Алинә Сәгъдуллина,
Алинә Нигъмәтҗанова (Иске Йөрек), Гөлназ һәм Әнисә Әсхәдуллиналар
(Үрнәк), Дилә Минһаҗева (Малмыж), Динә Батыршина (Шөңшеңәр), Линара
Байкиева (Кызыл Алан). Бәйгедә катнашучы барлык балаларга да бүләк
тапшырдылар, пылаулы, тәм-томлы мул өстәлләр артында кунак булдылар.
Төрле авыллардан килгән мөгаллим-мөгаллимәләр, әти-әниләр бик файдалы
һәм кирәкле бәйге оештырып уздыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*