tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда татар яшьләренең “Алга” исемле хәрәкате барлыкка килде
Кырымда татар яшьләренең “Алга” исемле хәрәкате барлыкка килде

Кырымда татар яшьләренең “Алга” исемле хәрәкате барлыкка килде

Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе I нче Кырым яшьләре конференциясен үткәрде. Төп мәсьәлә: татар яшьләренең “Алга” исемле яңа хәрәкатенең программасын карау иде. Бу программаны “Кырымдагы Идел буе татарларының республика ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы яшьләре лидеры Айшә Хәлилова тәкъдим итте.

2013 елның 10 ноябрендә Ялта, Алушта, Севастополь, Евпатория, Акмәчет (Симферополь), Саки шәһәрләреннән бергә җыелышкан Идел буе татарларының яшь лидерлары “Алга” хәрәкатенең программасын тикшерделәр һәм кызыксынып 20 еллык тарихы булган Р.Г.Атнагулов җитәкчелегендәге “Идел-Урал” татар-башкорт милли үзәге турындагы мәгълүмат белән таныштылар. Яшьләргә башлангычларында иң изге теләкләрен җырчы Гөлзадә Сафиуллина җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*