tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыклы мәгълүмат тупланган яңа китап
Кызыклы мәгълүмат тупланган яңа китап

Кызыклы мәгълүмат тупланган яңа китап

Яраткан укытучым Мөнәвәрә Сәгыйтула кызы Курманованы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Останутся в памяти нашей” яңа чыккан китабы белән котлап аңа рәхмәтләремне белдерәм. Түбән Әремзән авылында туган Мөнәвәрә апа Тубыл педучилищесын, Тубыл пединститутын тәмамлап, без укыган Санникау мәктәбендә үзенең эшен, укучыларын чиксез яратып эшләде. Тынгысыз җанлы ветеран укытучы бүген дә тик утырмас. Аның тагын бер иҗат җимеше – яңа китабы апабызның иленең, якташларының, туган ягының патриоты булганын күрсәтә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган яңа китапта Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның күрсәткән батырлыклары турында мәкаләләр, истәлекләре кертелгән. Сугыш елларында авылда яшәүче якташларыбызның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чорында туып үскән балаларның истәлекләрен укып- ул авыр чорларны күз алдыбызга китерәбез. Мондый коточкыч сугыш елларында яшәгән, хезмәт иткән, укыган, эшләгән якташларыбыз алдында баш иябез. Аларның хатирәләрен үзенең китабында мәңгеләштереп яшь буынга тапшырган Мөнәвәрә апа лаеклы ялда булса да, мөһим һәм зур эш эшләде. Ул якташларының тормышы, батырларыклары, сугыш ветераннары, сугышта вафат булган якташлары турында ”Бер кем һәм бер нәрсә онытылмый” дигән бүлектә Санникау поселениясе авылларыннан Бөек Ватан сугышына китүчеләр, исән кайтучылар, вафат булучылар турында тулы мәгълүмат биргән. Китапны авылларның тарихы турында язмалар белән баеткан.

Санникау авыл поселениясендә яшәүчеләр, мәктәптә укучылар, бу мәктәпне тәмамлаучылар өчен “Безнең авыл-Санникау” бүлегендә авылның тарихы, бу җирлекләрдә оештырылган колхозларлар, авыл советлары, төрле милләт халкының тату яшәү рәвешләре, бергә, сынатмый узган авыр еллар турында укып, ул чорны күз алдыбызга китерәбез, бүгенге үзгәрешләрне күрәбез. Мислага, элек, Үләртеш авылында революциягә кадәр мәктәп булмаган. Аннары авылда башлангыч мәктәп эшли башлаган, монда балаларны укыту татар телендә алып барылган турында һәм башка кызыклы мәгълүматлар кертеп Мөнәвәрә апабызның укучысы Руслана Калбаеваның 2010 нчы елны язган иншасы китапта урын алган. Апабыз бу темалар буенча укучылары белән тыгыз элемтәдә эшләгәне турында да бу китапны кулына алган һәр кеше күрер. Сыйфатлы тышлык, эчтәлекле, кызыклы язмалар, тарихи фотолар белән тупланган яңа китапны укыганда горурлык, шатлыклы, сөенечле хисләр кичердем.

Монда бер авыл тарихы гына тугел, ил тарихы да. Санникау авыл поселениясендә урнашкан авыллар тарихын, йолаларыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда, китапны чыгаруда үзләренең хезмәтләре, көчләре белән ярдәм иткән укучыларына, игелекле авыл халкына М.С.Курманова үзенең рәхмәтләрен юллый. Мөнәвәрә апаны мондый эчтәлекле, тарихи китап чыгаруы белән ихлас күңелебездән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез.
Китап Тубыл шәһәренең ООО “Полиграфист” типографиясендә 100 данә тираж белән чыккан.

Фәүсия Маметова. Маслау.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*