tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорскида Габдулла Рахимкулов исемендәге конкурс үтте
Магнитогорскида Габдулла Рахимкулов исемендәге конкурс үтте

Магнитогорскида Габдулла Рахимкулов исемендәге конкурс үтте

29 гыйнварда Магнитогорскидагы “Камертон” музыка белеме үзәгенең концерт залында Габдулла Рахимкулов исемендәге III Халыкара вокалистлар конкурсы үтте.

Конкурска катнашу өчен Свердлау, Төмән өлкәләреннән, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Казахстаннан, Кытай халык республикасыннан һәм, әлбәттә, иң күбе Чиләбе өлкәсеннән җырчылар җыелган иде.

Гран-прины Казан консерваториясе студенты Рөстәм Насыйбуллин яулады.

Жюри эшенә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев Магнитогорскиның үзеннән булган Азамат Усмановка “Татар халык җырын иң моңлы башкаручыга” дигән махсус бүләкне һәм диплом тапшырды.

Бу проектның идея авторы һәм жюри рәисе -Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаил Бакиров. Һәр елдагыча быелгы конкурсны да Магнитогорскиның татар милли автономиясе, Чиләбе өлкәсе мәдәният министрлыгы, “Камертон” музыка белеме үзәге, “Татар рухы” татар милли-мәдәни автономиясе оештырдылар.

Конкурс легендар җырчы Габдулла Рахимкулов исемен йөртә. Ул тумышы белән Татарстаннан булса да, җырчы булып китүе Магнитогорски белән бәйле. Армиядән соң ул бирегә килә, ПТУ тәмамлый, взрывник булып эшли һәм Гамил Афзал җитәкләгән татар театры солисты буларак таныла. Нәкъ Магнитогорски сәхнәсендә аны Рәшит Ваһапов ишетә һәм профессиональ җырчы юлын сайларга киңәш бирә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*