enrutat
Баш бит / Максатына ирешкән җитәкче
Максатына ирешкән җитәкче

Максатына ирешкән җитәкче

Татарлар күмәк яшәгән районнарда урып-җыю кампаниясе шактый югары темплар белән бара. Басу хезмәткәрләре һәр аяз көнне мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып, кояшлы һәр сәгать-минутның кадерен белеп эшли, зур тырышлык куеп үстерелгән уңышны тиз арада, югалтуларсыз, җыеп алырга омтыла. Яңа уңышны җыеп, инде амбарларга салган хуҗалыклар да байтак һәм алар саны көннән көн арта бара. Әлбәттә, көз җиткәч басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясала. Быел да һава шартлары игенчеләр өчен катлаулы иде, аеруча язгы чәчү вакытында аларны зур сынаулар көтте. Шуңа да карамастан, безнең төбәк аграрийлары сынатмады, үз бурычларын намус белән үтәделәр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бу эштә аларга яңа техника һәм заманча технологияләр ярдәмгә килә. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендәге Иске Мочали авылында озак еллар уңышлы эшчәнлек алып барган Ваиз Сәбитов крестьян-фермерчылык хуҗалыгы Пильна районында беренчеләрдән булып уракны тәмамлады. Быел ул 840 гектар җирдә арпа, уҗым бодае устергән һәм мул уңыш алган – басуларның һәр гектары уртача 30 центнер иген биргән. Нәтиҗәдә, хуҗалык ике мең тоннадан артык уңыш җыеп алган.

— Кыенлыкларга бирешмичә, үз эшебезне намус белән башкардык. Язгы кыр эшләрен барлык агрономик кагыйдәләрне үтәп алып бардык: басуларны тиешле күләмдә ашламалар белән тукландырдык, зарарлы бөҗәкләрдән, чүп үләннәрдән эшкәрттек, сыйфатлы элиталы орлык кына чәчтек, ә инде урак җиткәч, бөтен көчебезне игенне тиз арада җыеп алуга юнәлттек. Безнең КФХда  табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләр, терлекчеләр эшли һәм мин алар белән горурланам. Кыр эшләрендә катнашкан механизаторлардан Раил Шәрәфетдиновны, Рамил Зайровны, Мөхәррәм Ибнюковны, Раил Таҗетдиновны, Фаил Салахетдиновны һәм Наталья Семенованы билгеләп үтәр идем. Киң профильле бу белгечләр үз эшләрен “бишле”гә белә, алар карамагында булган техника да, катлаулылыгына карамастан, һәрчак сафта, — ди хуҗалык җитәкчесе.

Ваиз әфәнде җитәкләгән хуҗалыкның терлекчелек тармагында да үсеш шактый, туарлар саны елдан-ел арта бара. Бүген КФХда 400 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 230ы сыерлар. 2018 елда өлкә максатчан программа ярдәмендә 200 баш терлеккә исәпләнгән яңа заманча каралты төзетте. Хәзер “Авыл хуҗалыгы корылмаларына юллар” дип аталган федераль ярдәм чарасы кысаларында хуҗалыкның яңа терлек каралтысына 800 метр озынлыкта юл төзелә. Бу проектның хакы 24 миллион сум тәшкил итә һәм аның буенча авылның Свобода урамы юлының да шактый өлеше яңартыла, ә ферма алдында зур мәйдан булдырылыр. Ваиз Шәмил улы өлкә хөкүмәтенең авыл хуҗалыгына юнәлтелгән ярдәм чараларын мөмкин булган кадәр куллана, үз проектларын да тормышка ашыра. Узган елларда ул махсум максатчан программа ярдәмендә терлек фермасын реконстукцияләгән иде, ә быел туарлар җәй айларында яши торган каралтыны үз исәбеннән заманча төзекләндергән, суыткыч һәм сөтүткәргеч белән җиһазландырылган.

— Хуҗалыкның төп юнәлеше – сөт җитештерү, шуңа күрә терлекчелек тармагына зур игътибар бирәбез, тулы күләмдә фураж һәм сусыл азык әзерлибез. Бай рационлы азык сыерларның продуктивлыгын арттырырга момкинлек бирә. Бүгенгә КФХ туарлары көтүдә йори, таналарны Марат Бәдретдинов көтә. Ул тәҗрибәле, ышанычлы хезмәткәр, үз эшен урынына җиткереп башкара. Аның карамагында булган туарлар һәр вакытта да тулы-тук, — ди Ваиз әфәнде.

— Моңа кадәр авыл көтүе көттем, ә быел КФХ терлегенә алындым. Хезмәт шартлары һәм эш хакы мине тулаем диярлек канәгатьләндерә. Аена 20 мең сум акча алам, Ваиз Шамил улы иген, печән бирә, ашата-эчерә, — ди Марат Бәдретдинов.

Бүгенгә бу хуҗалыкта 25 кеше даими эшли, алар барысы да диярлек җирле белгечләр. Хезмәт хакы да лаеклы түләнә, Ваиз Шәмилевич сүзе буенча, эшчеләр ел буе аена 20 – 30 мең сум хезмәт хакы алалар, ә кыр эшләрендә, билгеле, артыграк.

— Авылларда эш юк. Авыл хуҗалыгы предариятиеләре күбесе халыкның бердәнбер табыш чыганагы булып кала. Даими түләнгән хезмәт хакына ышанып, алар кредитлар, ипотекалар алалар һәм барысын уңышлы түли баралар, шуңа күрә дә, безгә эшкә урнашыр өчен чират  торалар, — ди хуҗалык җитәкчесе.

“Киләчәккә планнарыгыз нинди”, — дигән сорауга язма герое болай диде: “Эшчәнлегем таңында куелган максатларыма тулысынча ирештем, буш җирдә менә дигән хуҗалык төзедем. Бүгенгә мин җитәкләгән КФХда чәчү мәйданнары да, терлек саны да җитәрлек. Хуҗалыкта җитештерү тармагын җайга салырга вакыт җитте, дип уйлым. Якын киләчәктә сөтле продукция җитештерү цехы булдырырга планлаштырабыз, 2,5 миллион сумлык махсус җиһазлар сатып алу турында килешү дә бар инде. Аллаһы ярдәме белән, цех эшли башлагач, безнең КФХ тулы цикллы продукция җитештерә башлар. Бу тармакта иң мөһиме реализацияләү мөмкинлекләрен табу. Эшчәнлек җимешем булып торган бу хуҗалык кем кулына калыр, дигән сорау да борчымый мине, чөнки  улым Булат авыр кәсебемдә беренче ярдәмчем, бар эштә дә катнаша. Кирәк икән, камбайн җигеп, урак ура, җае чыкса башка техниканы көйли, кәгазь эшендә дә булыша. Димәк, лаеклы алмаш үсә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Булат Иске Мочалиның  “Ак мәчет”ендә имам вазифаларын да үти, — дип улы белән горурланып сөйләде Ваиз әфәнде.

Уңышлар сезгә, максатларына ирешкән фермер!

Ринат СӨННӘТОВ.

                                                                                                          «Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*