tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш ханымнары: “Ак калфак“ – олы дәрәҗә!
Мамадыш ханымнары: “Ак калфак“ – олы дәрәҗә!

Мамадыш ханымнары: “Ак калфак“ – олы дәрәҗә!

Татарстандагы район үзәге Мамадышның “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Мамадыш мәдрәсәсенә алтмышка якын хатын-кызны җыйган чара бик җанлы, чыгышларга бай, истәлекле үтте.

Җитәкчеләре Рузалия ханым Ибраһимова очрашуны ачып җибәрде һәм сүзне оешма әгъзаларының үзләренә бирде. Бергәләшеп ифтар, Корбан ашлары узырулары; ислам динен һәм намаз өйрәтү курслары оештырулары; Төркиянең Истамбул шәһәренә, Казанга, Болгарга, Биләргә, Тукай-Кырлайга сәяхәт кылулары; Ульяновск өлкәсеннән килгән мөслимәләрне Мамадыш җирлегендә кунак итүләре; борынгы Кирмәнчек тарихи комплексындагы чишмәләрне шефлыкка алулары; “Олимп“ сәламәтләндерү комплексына физик күнегүләр ясарга, бассейнга су коенырга йөрүләре; мохтаҗларга, инвалидларга ярдәм оештырулары, алар белән төрле очрашулар уздырулары һәм башка күмәк күңелле эшләре турында әле берсе, әле икенчесе мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Татарстан мөселманнары хатын-кызлары иҗтимагый берлегенең Мамадыш районы бүлекчәсе рәисе Әлфирә Миннегалиева аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде, аннары хәләл ризык турында бик эчтәлекле һәм файдалы вәгазь сөйләде. Әлфия Сингатуллина үз чыгышында Мәүлид бәйрәме турында сүз алып барды.

“Ак калфак“ның филиалларын авылларда да оештырырга кирәк дигән тәкъдим керде. Аның җитәкчесе итеп мәгариф ветераны, мөслимә Рәйсә Муллаәхмәтова сайлап куелды.

“Ак калфак“ларның Мәүлид бәйрәменә багышланган күңелле мәҗлесе “Диләрә“ кафесында мул табын артында дәвам итте. Анда да эчтәлекле вәгазьләр укылды, мөнәҗәтләр әйтелде, викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

“Ак калфак“лар исеменнән үзе сүз алган Нәсимә ханым әйтмешли: “Мин бу оешманың барлыгын гәҗиттән укып белеп кенә килгән идем, хәзер эшчәнлекләренең уртасында кайныйм, бик кирәкле эш белән шөгыльләнгәнемне көннән-көн яхшырак төшенә барам, миңа монда бик

ошый. Мамадышта башларына ак яулыклары астыннан чигүле ак калфак, озын яшел күлмәк киеп йөрүче хатын-кызларның дәрәҗәләре бик зур, халык алар турында уңай фикердә. Сайлаган юлыбыздан тайпылмыйк, кызлар! Башкаларны да үз сафларыбызга чакырыйк!“

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*