tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы торганын әйтте
Марат Әхмәтов милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы торганын әйтте

Марат Әхмәтов милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы торганын әйтте

Татарстанда милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайдагы киңәшмәдә әйтте.

«Милли мәктәпләр начар җиһазланган. Без республикада мөмкин кадәр кыска срокларда заманча инерактив җиһазлар белән тәэмин итү бурычын куйдык. Бу балалар туган телләрендә мөмкин кадәр кызыксынып шөгыльләнсен  өчен кирәк», — диде Марат Әхмәтов.

Ул милли мәктәпләрдә белем бирү мәсьәләсендә, яңа инновацион алымнар куллану буенча чаралар күрү әһәмиятен ассызыклады. «Укытуны балага үтемлерәк, кызыклырак  итү максатында нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм. Республика бюджетыннан да бирелә, бу мәсьәлә буенча республиканың зур компанияләре мөрәҗәгатьләргә уңай җавап бирәләр», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов заманча җиһазлауны аеруча башлангыч сыйныфларда күбрәк татар сыйныфларына кертергә кирәк, дип саный.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 204 мәктәптә заманча белем бирә торган җиһазлар әлегә җитми. Рус телендә, чит телендә укыту буенча инновацион методикалар болай да күп. Татар телендә белем бирү буенча методика аксый. Дәреслекләр буенча да проблемалар бар», — диде Марат Әхмәтов журналистларга.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*