tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачак
Иртәгә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачак

Иртәгә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачак

5 нче декабрьдә чара Zoom форматында Бөтендөнья татар конгрессы бинасында оештырыла. Көннең беренче яртысында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә Шура утырышы үткәрелә. Анда Шура әгъзалары катнаша.

11 сәгать 30 минутта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы башланачак. Анда Россия һәм чит илләрдә эшләп килүче татар оешмалары җитәкчеләре, актив миллләттәшләребез катнаша. Zoom форматындагы очрашуда 2020 нче елга йомгак ясау һәм 2021 нче елга эш планын раслау күздә тотыла.

Шулай ук утырышта катнашучылар өчен Халык санын исәпкә алуга һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранларына багышланган укулар да оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*