tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньның «Туган тел» мәдәният үзәгенә – 30 ел!
Сызраньның «Туган тел» мәдәният үзәгенә – 30 ел!

Сызраньның «Туган тел» мәдәният үзәгенә – 30 ел!

2019 — 2020 еллар Самара татарлары өчен юбилейларга бай булды. Узган елда гөрләтеп өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм иткән булсак, быел яше буенча аны өлкә “Бердәмлек” газетасы куып җитте. Сызран “Туган тел” татар мәдәни үзәге дә басмабызның яшьтәше икән, шушы көннәрдә 30 яшен тутырды. Юбилярны бәйрәм белән котлаганда, бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынмыйча кала алмадык. Бу турыда безгә оешманың хәзерге җитәкчесе Наил ЙОСЫПОВ сөйләде.

– Наил әфәнде, юбилей ал­дыннан оешманың тарихын барлап үтмичә булмас. Аның ничек оешып киткәне, эш­чән­леге турында сөйләп үтсәгез иде.

– Оешма өчен сызранлылар отставкадагы авиация пол­ков­нигы, хәрби очучы, мөгаллим Галиулла ага Габдрәшитовка бурычлы. Милли җанлы, актив кеше буларак, ул Сызран та­тарларында милли үзаң уяту, берләштерү теләге белән го­мере буе янып яши һәм, 1990 елларда андый мөмкинлек күренгәч тә, ярдәм сорап үзе­нең җитәкчесенә – генерал-­майор Алексей Федорович База­ровка мөрәҗәгать итә. Һәм ул яр­дәм кулы суза. “Без тиз арада җыелышка чакыру билетларын ясап та­раттык. Билгеләнгән көнне ике йөздән артык татар җыелды. Бер ел элек кенә оешкан “Туган тел” өлкә та­тар милли-мә­дәни җәмгыятен­нән Рә­шит Абдуллов һәм Ша­мил Ба­һаутдинов та килделәр”, — дип искә ала Галиулла абый.

Җыелышта катнашучылар Сызран татарларының беренче иҗтимагый оешмасын – “Туган тел” татар мәдәнияте үзәген булдыралар һәм рәисе итеп Галиулла Габдрәшитовны сай­лыйлар.

– Оешма Сызран татарла­рын берләштерә алдымы?

– Әлбәттә! Ял кичәләренә, төрле кызыклы очрашуларга, татар концертларына халык күп йөри. Галиулла абый оештыр­ган курсларда татар телен һәм гарәп графикасын өйрәнүче­ләр дә шактый була. Дүрт ел дәвамында җирле КТВ-Луч телеканалында татар телендә “Ислам һәм мөселманнар” тап­шыруы күрсәтелеп килә. Анда Галиулла абый үзе һәм аның фикердәшләре Сызран татарлары тормышы, ислам дине белән таныштырып то­ралар. 1992 елда “Туган тел” татар мәдәнияте үзәге Сызранда беренче Сабан туен уздыра.

– Наил әфәнде, сызранлы­лар сезне актив кеше буларак белә. Волонтерлык белән дә шөгыльләнәсез, Сызранның иҗ­тимагый тормышында да кайныйсыз. Сез — “Сәлам” иҗ­тимагый хәрәкәте акти­висты да. Ә үзегез кайсы як­лардан? Милли оешмага ни­чек килеп кердегез?

– Мин Сызранда, гади эшче­ләр гаиләсендә туып-үстем. Бүген “Самаранефтепродукт” ком­­паниясендә эшлим. Сама­раның техник универси­те­тын тәмам­лаганнан соң, Сыз­ран “Яшьләр үзәге”нең мәгъ­лү­мат бүлеген­дә эшли баш­ла­ган идем. 2017 елда актив та­тар яшьләре, Сыз­ран та­тар конгрессы оештырып, ми­не аның җитәкчесе итеп сай­лап куйдылар. 2018 елда “Ту­ган тел” оешмасы уты­рыш­ла­рының берсендә бу ике оеш­маны берләштерергә карар кыл­дык. Галиулла Габдулла улы актив, милли җанлы бу­луымны күрептер инде, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе вази­фаларын миңа тапшырды. Аңа да, кандидатурымны хуп­лаган оешма әгъзаларына да рәхмәтлемен, аларның ыша­нычларын акларга тырышып эшлим.

– Сезнең җитәкчелектә нин­ди эшләр башкарыла?

– Остазларыбызның эшен дәвам итеп, Сызранда татар телен һәм мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү юнә­лешендә эшчәнлек алып ба­рабыз. Милләтебезнең килә­чәге яшьләр кулында булуын истә тотып, үсеп килүче буын белән эшләүгә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, 2018 елда Сызранда “Татар яшьләре лидеры мәктәбе” дип аталган чара уздырдык. Җирле “Туган тел” татар мәдәнияте үзәге һәм Татарстанның “Идел” яшь­ләр үзәге оештырган чарада 13 яшьтән 25 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнашты. Аның төп максаты — үсеп килүче буын кешеләрендә татар мә­дә­ниятенә һәм тарихына ка­рата кызыксыну уяту, мил­ләтебезне саклап калуга юнәл­телгән гамәлләр эшләү. Яшь сызранлылар Казанда уз­ган “Татар яшьләре лидеры мәктәбе”ндә дә, “Татар яшь­ләре көннәре”ндә дә актив катнашалар.

Танылган дин эшлеклесе, тарихчысы һәм агартучы Ши­һабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чара уздырдык. Сызран татарлары арасында зур абруй казанган милләттәшебез Әбделхак Ид­рис улы Хаметов истәлегенә оеш­тырылган “Хаметов уку­ла­ры” да зур кызыксыну тудыр­ды. Алар Сызран мөсел­ман­нары өчен зур тарихи ва­кыйга бу­лып, җирле татарларны бер­ләш­терү чарасына әверелде. Мо­ны гади шәһәр халкы гына түгел, түрәләр дә уңай бәяләделәр.
Оешмабыз Сызран милли-мәдәни татар автономиясе уздырган чараларда да актив кат­наша. Мәсәлән, Сабан туенда без милли уеннар уз­дыруны үз өстебезгә алабыз.

Кызганычка, коронавирус пандемиясе оешманың 2020 елгы эш планына үзгәрешләр кертте, планлаштырылган шак­тый чараларны уздыра алмый калдык. Шулай да Татарстан, өлкә оешмалары уздырган онлайн чараларда катнашырга тырышабыз.

– Наил әфәнде, Сызран “Туган тел” татар мәдәнияте үзәген тагын бер кат 30 еллык юбилее белән котлап, эшчәнлегендә уңышлар тели­без! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*