tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтәшебез Атик Али Финляндиянең югары дәүләт бүлегенә лаек булды
Милләтәшебез Атик Али Финляндиянең югары дәүләт бүлегенә лаек булды

Милләтәшебез Атик Али Финляндиянең югары дәүләт бүлегенә лаек булды

Финляндиядә яшәүче күренекле милләттәшебез Атик Али бу илнең югары дәүләт бүләгенә – Арслан орденына лаек булды.

Атик Али белән без – 31 ел инде таныш, дус, хезмәттәш, фикердәш.

Ул – Финляндиянең мәшһүр шәхесләре Абдулла һәм Өлкән Алиларның улы.

Әти-әнисе кебек, Атик та гомере буе Финляндиядә татарны татар итеп саклап калуга зур көч куя. Ул – озак еллар Финляндия татарларының Исламия җәмгыятенең рәисе иде, бүген дә аның эшендә актив катнаша. Шуның өстенә Атик әфәнде – Финляндия мөселманнарын берләштерүче иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Татарстан-Финляндия иҗтимагый, икътисади, мәдәни багланышларын үстерүдә аның өлеше зур.

Безнең Ваһапов фестивале белән дә тыгыз элемтәдә.

Атик Алига Финляндия Президенты тарафыннан югары дәүләт бүләге бирелүе – зур дәрәҗә. Аның үзе өчен дә, Финляндия татарлары өчен дә, барлык татар халкы өчен дә!

Рифат Фаттахов, Заслуженный работник культуры РФ и РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*