tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 4 декабрьдә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хаким туган
4 декабрьдә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хаким туган

4 декабрьдә Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хаким туган

Бүген шагыйрь, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хакимнең тууына 109 ел.

Сибгат Таҗи Хәкимов 1911 елның 4 декабрендә Әтнә районының Күлле-Киме авылында туган.

Шагыйрьнең “Беренче җырлар” дигән тәүге китабы ук аңа танылу китерә һәм аны 1938 елда ук Язучылар берлегенә алалар.

Сибгат Хаким башыннан ахырына кадәр Бөек Ватан сугышын кичкән. Батырлыклары өчен ул – 375 нче укчылар дивизиясенең 1243 нче укчылар полкының укчылар ротасы взвод командиры 1943 елның август аенда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Г.Тукай шигырьләрендә тәрбияләнгән Хәким үз иҗатында аның турында күп язган. Үзенең беренче “Пар ат” һәм “Шагыйрьнең балачагы” поэмаларын ул бөек шагыйрьгә багышлаган.

“Җил исми, яфрак селкенми» шигырьләр һәм җырлар китабы өчен Сибгат Хаким Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган.

Аның исеме белән Казан, Чаллы һәм Арчадагы урамнар аталган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*