tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл республикасының “Пар аккош”лары
Мари Эл республикасының “Пар аккош”лары

Мари Эл республикасының “Пар аккош”лары

Йошкар Ола шәһәрендә татар гаиләләренең бәйрәм кичәсе узды.

“Пар аккош”  дип исемләнгән бу чарада 45 елдан артык бергә гомер итүче парлар катнашты.

Кичәгә  бергә-бергә, иңне иңгә куеп, инде күп еллар гомер итүче 6 пар чакырулы иде:

Рәис әфәнде һәм Руфия ханым Бариевлар – 57 ел;

Муса әфәнде һәм Әминә ханым Нурдәүләтолар – 53 ел;

Рәүф әфәнде һәм Нурдидә ханым Сәмигуллиннар – 51 ел;

Хәкимҗан әфәнде һәм Флера ханым Шакирҗановалар – 51 ел;

Гафифулла әфәнде һәм Фәния ханым Кәримуллиналар — 48 ел;

Илтөзәр әфәнде һәм Бания ханым Таһировалар – 46 ел.

Чараны оештыручылар, Республиканың татар мәдәнияте үзәге һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыяте, чарада катнашучы һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

“Болгар” бию төркеме, Муса Нурдәүләтов, Фәрит Хәйруллин, Чулпан Мөхәммәтшина, Рәмзия Әүхәдуллина, Илтөзәр Таһировлар үзләренең музыкаль күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

http://tatcentr12.ru/ сайты материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*