tatruen
Баш бит / Яңалыклар / MEDIA BILER FORUM журналист, блогер, креатив яшьләрне җыйды!
MEDIA BILER FORUM журналист, блогер, креатив яшьләрне җыйды!

MEDIA BILER FORUM журналист, блогер, креатив яшьләрне җыйды!

Менә инде IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – MEDIA BILER FORUMы да төгәлләнде. 21 июльдән 25енә кадәр дәвам иткән форум ничегрәк узды соң?

MEDIA BILER FORUM – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле актуаль инструментларга, шулай ук радио һәм телевидение эшчәнлеге нечкәлекләренә багышланган смена. Ул яшь журналистларны, блогерларны гына түгел, алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүчеләрне – авторлар, креатив директорлар һәм бренд-менеджерларны да җыйды. Форум барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырылды.

Смена программасы кысаларында әйдәп баручы белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр каралган иде. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карады.

Форумның спикерлары:

– Алинә Гыймалтдинова – Татарстанның топ-блогеры, шәхси бренд һәм блогосфера буенча спикер, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы.

– Ренат Садыков – «Казань Онлайн» пабликлар челтәрен булдыручы, журналист, Games.Mai.Ru/PC авторы.

– Евгения Малыгина – «Казанның беренче хатын-кызлар паблигы»на нигез салучы, «ПроГород» газетасының элекке баш мөхәррире.

– Артур Шәйдуллин – театр һәм кино артисты. – Камилә Һадиева – SMM-белгеч, телефонга төшерү буенча онлайн курслар төзүче;

– Алмаз Нуруллин – фотограф, видеограф; – Талия Төхфәтуллина – «ШАЯН ТВ» телеканалы корреспонденты һәм блогеры, копирайтер, SMM-менеджер.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*