tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгы флагына беренче билгене Менделеевск беркетте
ТАССРның 100 еллыгы флагына беренче билгене Менделеевск беркетте

ТАССРның 100 еллыгы флагына беренче билгене Менделеевск беркетте

ТАССРның 100 еллыгы флагына беренчеләрдән булып кадер-хөрмәт күрсәтү бәхете Менделеевск районына елмайды. Тарихи вакыйга Менделеев мәйданында узды. Биредә шулай ук бәйрәм концерты да оештырылды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев, сәхнәгә күтәрелеп, чарага килгән кунакларны һәм шәһәр халкын сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы татар халкының тарихында мөһим даталарның берсе. Район башлыгы флагка (аның ак фонында ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән) кадер-хөрмәт күрсәтүнең нәкъ менә Менделеевск районында башланып китүе белән горурлануын белдерде.

«Ак төс уй-фикерләр һәм казанышларның чисталыгын гәүдәләндерсә, алтын кайма исә республиканың зур уңышлары турында сөйли. Татарстан — динамик төстә үсеш кичерә торган киләчәк территориясе», — дип искәртте Чершинцев.

Котлау сүзләреннән соң флаг йөртүчеләр — Тимур Мөхәммәткәримов һәм Марат Нургалиев чыкты. Алар байракка Менделеевск районы гербын төшерү өчен ТАССРның 100 еллыгы флагын тапшырды.

Флаг үз сәяхәтен дәвам итә. Менделеевскидан соң байракны Чистай районы кабул итеп алачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*