enrutat
Баш бит / «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды
«Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды

«Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды

1957 елның 22 апрелендә Татар Кумбашы авылында ике яшь йөрәк тормышларын
бергә бәйлиләр. Аллаһы Тәгалә аларның бәхетләре гомерлек булсын, дип
теләгәндер. Быел аларның гаиләләренә 62 ел булды. Нинди нәтиҗәле үткән
гомер! Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп
уздырганнар. Балалары аларга сокланып карап горурлык хисе кичерсәләр,
авылдашлары бу парны хөрмәт итәләр.

Васил абый белән Хәдичә апаның балачаклары Бөек Ватан сугышы елларына ту-
ры килә. Яшьтәшләреннән аларның тормышы бер ягы белән дә аерылмый. Яшьлек тормышлары гүзәл туган яклары Татар Кумбашы авылында үтә. Бик яшьли тормыш
корып җибәрәләр. Бу вакытта Хәдичә апага – 16, ә Васил абыйга 17 яшь
була. Яшьләре җитмәгәнлектән аларның никахларын башта рәсмиләштермиләр.
Васил абый армия сафларыннан әйләнеп кайтканнан соң гына язылышалар.
Авыл тормышы билгеле инде җиңел булмый. Ләкин Салиховлар гаиләсе
бервакытны да зарлануны белмиләр. Алар һәр эштән тәм табып, кадерен
белеп яшиләр.

Хәдичә әби гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы, фермада хезмәт куя. Шул
еллар эчендә ул сарык та, тавык та, бозау да карый, сыер да сава, кул
белән урак урырга да өлгерә, шуның өстенә яп-яшь көенчә гаилә тормышында
да кайный әле. Бер-бер артлы туган балаларны да кеше итеп тәрбияләргә
кирәк була. Хуҗалыкта төрле эшләр башкарудан тыш, гаилә учагын
кадерләп саклаучы уңган хуҗабикә дә була Хәдичә апа. Васил абый белән
Хәдичә апа бергә булганга күрә, барын да җиңеп чыгалар, шуңа күрә әле дә
авылда хөрмәтле гаилә булып яшиләр.

Васил абый да хезмәт юлын туган авылы колхозында башлап җибәрә. Ат белән
дә эшли, укып кайтканнан соң яңа комбайн да бирәләр. Аларны куйганнан
соң, беренчеләрдән булып сыерларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә
башлый һәм шуңа укып кайта. Хезмәт юлын комсомол оешмасының секретаре
булып дәвам итә. Бу эшендә 18 ел тырыш хезмәт куя. Колхоз рәисенең
урынбасары булып та эшли, лаелы ялга чыкканчы күрше Рожки авылының
сельпосында 5 ел председатель булып эшли.

Бу матур гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы биш балалары (2
кыз һәм 3 малай) дөньяга килгән. Салиховлар барлык балаларына да яхшы
тәрбия һәм белем биргәннәр. Аларны тәрбияләп тормыш дөньясына
чыгарганнар. Аларның һәммәсе дә бүген үз тормышлары белән яшиләр,
балалар үстереп, оныклар тәрбиялиләр.

3 ноябрь көнне гаилә башлыгы Васил абыйга 80 яшь тулды. Ярты гасырдан
артык бергә гомер иткән кешедән кызыксынып сорап та куйдым:
– Тормышта “Сөям” дигән сүзләр күп әйтелдеме? Озак итеп бергә яшәүнең
сере нидә соң?
– Хәзерге яшьләр генә ул ике сүзнең берендә “Яратам” дип сөйләшәләр.
“Син мине яратсаң болай эшләргә кирәк”, – дип “ультиматум” да куялар. Ә
безнең гомеребез хезмәттә үтте. Башыбыз мендәргә тию белән изрәп йокыга
китә идек. “Яратам” дип сүз белән әйтмичә дә эш белән, синең аңа карата
төрле яхшы мөнәсәбәтләрең белән исбат итәргә дә була бит. Бер-беребезне
яратканга, хөрмәт иткәнгә менә шушындый озын гомерле гаилә булып
калганбыздыр. Гаиләдә бер вакытны да табак-савыт чылтырамыйча тормый.
Ләкин кирәк вакытны юл куя да белергә кирәк, — диде Васил бабай.
Бабай дип яздым да тукталып калдым. Бабай дигән сүз бөтенләй аңа атап
әйткән кебек тоелмый. Әле сөбханаллаһ, күз тимәсен дип әйтәсе килә.
Васил абыйга әле берничек тә ул яшьне биреп булмый торгандыр.

Моннан 10 ел элек, 2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли. Салиховлар гаиләсенә быел “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален гаилә бәйрәмендә түгел, ә нәкъ менә Васил абыйның олы юбилее көнендә тапшырдылар. Район
администрациясеннән район хакимиятенең оештыру бүлеге мөдире Татьяна
Александровна Шишкина һәм архитектура, төзелеш секторы мөдире, баш
архитектор Илдар Харис улы Әхмәдуллин бу гаиләгә котлаулары белән
килгәннәр иде һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален дә тапшырдылар. Ә
Татар Кумбашы авылы хакимияте исеменнән Римма Мансур кызы Низаметдинова
үз чиратында котлауларын җиткерде.

Салиховлар йортына килеп кергәндә өй эче шыгрым тулы кеше иде. Аралаша
торгач аңладым, болар бар да Салиховларның зур гаиләсе икән. Кайта
алмыйча бары тик берничә кеше генә калган. Ә барысы монда 43 кеше
җыелган. Нинди матур һәм бай гаилә дип сокланып карадым.
Әйтәсе матур котлау сүзләре әйтелде. Балалары белән аралашканда мин шуңа
төшендем: алар һәммәсе дә әти-әниләре белән чиксез горурланалар.
– 60 ел елдан артык бергә гомер итү бик күпләргә тими дә. Бу бит үзе бер
кеше гомере диярлек. Ә менә шушы Ходай биргән гомерне сынатмыйча матур
итеп яшәүләре үзе ни тора. Еллар узган саен аларның төпле киңәшләре арта
гына баралар. Без, балалары, аларның шушылай матур итеп яшәүләренә карап
сөенәбез. Килгән саен сөенеп таралышабыз.

Туган нигезебездә каршы ала торган әти-әниләребез исән-сау булганда моннан да зур шатлык була аламы соң? Әти-әниләребез безнең өчен тормыш өлгеләре. Аларга карап безнең балалар, оныклар горурлык хисе кичерәләр, чөнки әти белән әни барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар. Аларны шушы олы бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
Безне кеше иткәннәре, олы тормыш юлына аяк бастырганнары, безгә терәк
булганнары өчен мең рәхмәт әйтеп баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең
изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә
насыйп булса иде,- диләр балалары.

Безнең дә шушы матур теләкләргә кушылып “Амин” дип әйтәсебез килә.
Озын гомер ул үзе язмыш бүләге диясе килә. Ә матур, тигез тормыш үзе олы
хезмәт ул. Җир йөзендә яшәүче һәр хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен
күпме түземлек кирәклеген белсә, һәр ир-ат гаиләсен җитеш тормышта яшәтү
өчен күпме көч һәм тырышлык кирәклеген үзе генә белә торгандыр.
Кызганычка каршы, илебездә күпме яшь гаиләләр, инде дистә еллар бергә
гомер иткән гаиләләр дә таркалалар. Ә инде ике яшь йөрәк бергә кушылырга
омтылганнар икән, моның никадәр түземлек, сабырлык сорый торган хезмәт
икәнен онытмасыннар иде. Андый яшь парлар өлкән Салиховлар гаиләсенә
карап үрнәк алсыннар иде.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*