tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп безне бергә җыйды
Мәктәп безне бергә җыйды

Мәктәп безне бергә җыйды

Самара өлкәсе Похвистнево районы Яңа Мансур авылы мәк­тәбенә классташлары һәм укытучылары белән очрашуга мәктәпне күптән тәмамлаган олы яшьтәге апа-абыйлар да, әле үткән язда гына чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән яшь-җилкенчәк тә ашкынып килгән иде.

Әлеге бәйрәмгә, без дә, һәр чыгарылыш укучы­ла­ры­ның киләчәк тормышы өчен янып-көеп йөргән, кырыс тәр­биячеләре һәм якын сер­дәшләре булган ветеран — укытучылар да, чакырылдык.  Һәр очрашу — безнең өчен зур бәйрәм. Бу кичне дә яраткан укучыларыбыз белән сагынышып күрештек, рәхәтләнеп аралаштык. Бергәләп яшьлек җырларыбызны җырлаганда, вальс әйләнгәндә яшьлегебезгә кайткандай хис иттек. Аннары чәйләр эчеп, бүләкләр алышып, бик канәгать булып өйләребезгә таралыштык. Олырак яшьтәге укытучыларны өйләренә кадәр машина белән илтеп куюлары бигрәк ошады безгә.

Очрашу кичәләре уздыру укытучылар коллективыннан  да, укучылардан да күп хезмәт та­ләп итә. Кичәне алып баручы Земфира Шәрәфетдиновага, бик матур концерт әзерләгән мәк­тәп укучыларына, безне шулай кадерләп, бәйрәм саен мәктәпкә чакырулары, зурлаулары өчен мәктәп директоры Тәнзилә Әхмәтбарый кызы Вә­лиевага, хәзерге укытучылар­га зур рәхмәтләребезне бел­­де­рәбез. Киләчәктә үзлә­ренә дә шундый хөрмәт насыйп булсын.

Румия Шареева,
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы.
«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*