tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәфкать җылысына төрик аларны!  
Шәфкать җылысына төрик аларны!   

Шәфкать җылысына төрик аларны!  

Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге туган төбәкне өйрәнүчеләр бүлегенә  караган  барлык мәктәп музейларында “Җиңү-70” акциясе кыссаларында очрашулар еш булып тора.  Бүген  гимназиянең актлар залында Балалар иҗаты үзәгенә караган туган якны сәючеләр, мәктәп музей җитәкчеләре өчен  гимназиянең  музей җитәкчесе, Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, тарих укытучысы  Мифтахова Эльза Әбүзәр кызы шул уңайдан, Ватанны саклаучылар көннәрендә якташларыбыз батырлыгына дан һәм мәдһия җырлар өчен  ”Онытма –син!” дип исемләнгән зур танатана,  әдәби-музыкаль кичәсе  дә шуңа багышланган иде.  Залны  гимназия укучылары әби бабалары-сугыш ветераннары портретларын чәчкәгә күмгән, зәвык белән бизәгән.түгәрәк членнары

Кешелек тарихы тарих сабакларын онытырга хакы юк. Ветераннарыбызның шул батырлыкларын һәм фидакарьлекләрен киләчәк буыннарга да сөйләтеп калдыру безнең бурычыбыз булып тора.  Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Менә шундый сынауны үтеп, армия сафларында хезмәт итеп кайткан, Ватанны явыз илбасарлардан саклаган  солдатлардан Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск  дугасы сугышында, Орел, Белгород шәһәрләрен азат итүдә катнашучы, бүгенге көндә  90 яше тулган Сайфуллин Самигулла Заһидулла улы, Япон сугышы ветераны Гилязетдинов Мират Гилязетдинович һәм Ветераннар Советы рәисе,  балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, гимназиядә озак еллар тарих укыткан мәгариф ветераны Исламов Альберт Афзаловичлар  укучылар белән үзләренең күңел түрендәге хатирәләре белән уртаклаштылар.Мәктәп музей җитәкчеләре б-н ветераннар

Бигрәк тә сугыш дәһшәтенең ни икәнен үз башыннан кичермәгән кеше тагәен күзаллап бетерә алмый. Һәр адымын үлем сагалап торганда нинди хисләр кичерүеңне сугышның үзәгендә катнашучылар үзләре генә белә.  Ә Самигулла бабай Сәйфуллин сугышны үз җилкәсендә татыган кеше буларак  сөйләгәннәре күңелдә җуелмас эзләр калдырды. Ул Күктәкә авылыннан килгән.  Сайфуллиннар династиясеннән булып, бүгенге көнгә кадәр шул династиянең бердәнбер исән-сау гомер кичерүчеләреннән санала. Алар династиясен Ык буе кешеләре бик яхшы хәтерлиләр.  Заманында  әтисе  Нигматулла (1839 елда туган) Күктәкә авылында 104 ел гомер кичергән. Таза тормышлы крестьян  булып 5 ул, 8 кыз тәрбияләп үстергән.  Бөек Ватан сугышына Заһидулла, Гайфулла, Габдулла, Насибулла, Шарифулла исемле 5 улын, 7 киявен, 3 оныгын озаткан. Кече улы Шарифулласы сугыштан инвалид булып култык таягы белән кайткан. Уллары һәм кияүләре өчен әлбәттә бик борчылган. Сугыш тәмамлану көннәрен шуңа аңа күрергә насыйп булмаган.

Сайфуллин самигулла-90 яшь 7 авг. 2014ел

Ә иң өлкән улы Сайфуллин Заһидулланың гаиләсе дә ишле: 6 улы, 2 кызы булган. Аның өч улы: Хамидулла, Самигулла, Салават та үзе белән сугышка киткән. Заһидулла Самигуллин  Гражданнар сугышында да катнаша. Бөек  Ватан  сугышыннан Германиягә кадәр барып җитеп бер ярасыз туган якларына әйләнеп кайткан , “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Заһидулла Самигуллинның кече улы Салават 1944 елда сугышка китә. Япон сугышында катнашып туган якларына әйләнеп кайта. Җиңү көннәрен күрергә насыйп була аңа.  1950 елга кадәр эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә. Аннан сон салым агентлыгында эшли,  1953елда вафат була.

Уртанчы улы Самигулла исә бүгенге кичәдә катнашучылардан Сайфуллиннар династиясеннән бүгенге көндә дә исән булган бердәнбер сугыш ветераны. Самигулла туган мәктәбендә 7-класс белем ала, аннан Тымытык  мәктәбенә 8-нче класска җәяү укырга йөри,  аягында чабата. Ул бер атнага да чыдамый. Уку өчен түләргә кирәк булганлыктан, яшүсмер вакытыннан ук колхозда эшләргә туры килә.  Сайфуллин Самигулла абыйга  да 18 яше дә тулмаган килеш  1942 елның февраль аеннан сугышка керергә туры килә. Подольск шәһәрендә кече сержантлар эзерли торган курсларда укыган чагында  аларны Мәскәү шәһәрен янындагы яүга җибәрәләр. Орел, Белгород, Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнаша, пулеметчы була. 1943 елда уң аягына үтәли (сквозное пуля тиеп ) авыр яра ала. Ярасы бәйләнгән аягы белән ике ай сугышта йөри. Янәдән бик озак госпитальдә дәваланырга туры килә. Бүгенге көнгә кадәр шул яра аның һаман йөрәген теткәли. Дошман тылына йөрүләр, авыр-авыр сугышлар, каты бәрелешләр аның күңеленә дә җуелмас эзләр сала. Ул аларның һәммәсен бөтен нечкәлекләре белән исендә калдырган. Истә калдырмаслык та булмагандыр  шул! “Без җиңдек, чөнки туган җиребез, ата-бабаларыбыз иген иккән җир өчен көрәштек. Дөньялар имин булсын, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын !-дип тәмамлады  сүзен күкрәген 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп санлы медальләр белән бизәлгән чал чәчле ветеран. Сугыштан сон да ветеран туган колхозында алдынгы шофер, техника куркынычсызлыгы буенча инженер (Казанда укып белем ала), авыл инвалидлар җәмгыятен дә җитәкләгән.  Мачаклы кызы Фатыйма белән 1949 елда гаилә коралар. Тормыш иптәше Фатыйма белән 61 ел тату гомер кичереп   4 бала тәрбияләп үстерәләр.  Олы кызы Фриза Заһидуллина (бабасының исеме) бүгенге көндә үзе 2 бала тәрбияләп үстергән. Ул  нефтьчеләр тармагында промыселда диспетчер булып эшләп алдынгылар рәтендә була.  КПСС ның XXVI-съездында да делегат та булып катнаша. Тырыш хезмәтләре өчен “Орден трудовой славы” ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә. ”Атказанган нефтьче” исеменә дә лаек була.  Кече кызы Фирдәүсә дә “Авангард”(Тымытык авылы) колхозында водитель булып эшләгән. 1984 елда аның  тырыш  хезмәтен күреп хаттә Мәскәү шәһәренә профсоюзлар съездына делегат итеп тә сайлана. Ләкин гомере генә вакытсыз өзелә.  Малае Альянус шулай ук машина йөртүче (водитель) булып УБР да эшли , хезмәт ветеранына лаек була.

Гимназия музеенда ветераннар

Самигулланың  уртанчы кызы Фәйрүзә Казан культура институтын  тәмамлый. Туган колхозында гаилә корып 3 бала тәрбияләп үстерә. 22 ел буена Тымытык, Күктәкә авылларында клуб мөдире булып эшли.  Нәфис сүз остазы буларак таныла, ләкин 45 яшендә гомере вакытсыз өзелә.   Бугенге кондә аның олы кызы, Самигулланың оныгы Эльза Әбүзәр кызы тарих  фәненән 17 ел инде балаларга белем бирә. Хезмәт юлын туган мәктәбендә башлый.  Күктәкә мәктәбендә   мәктәп музее оештыруда да башлап йөрүчеләрдән була. Әлбәттә инде бабасы Самигулланың да ярдәме зур була.  Гимназиядә бүген  оныкчыклары   Мифтахов Марсель  һәм Ситдиков Самат та белем ала.

Укучыларның Җиңү көненә багышланган эзләнү эшләренә дә зур урын бирелде бүгенге кичәдә. Оныгы Мифтахов Марсель да бабасы Самигулла  тарихына эзләнү эше-презентациясе белән дә республикада да урын алган. Ул бүгенге кичәдә дә бабасы турында шушы мәгүлүматләрне дә зур горурлану хисләре белән сөйләде. Самигулла абый исә бүген һәр туар таңны шатлык белән каршы ала. Бүгенге көндә дә 10 оныкның, 16 оныкчыкның да яраткан бабасы ул!

Япон  сугышында катнашырга туры килгән ветеран Гилязетдинов Мират Гилязетдин улы да язмышын каһәрләми генә ут эчендә калган яшьлекләрен искә алды. Сугышка кергәндә бирелә торган тревогалар, пулемет тавышлары йөрәгенә уелып кала аның. Җиңү көнен яүлап туган –үскән якларына кайту-  тормышындагы иң зур сөенеч була. Аның түшен дә бүген сугышчан орден-медальләр бизи.

Балачагы  Бөек  Ватан  сугышы елларына туры килгән, гимназиядә озак еллар тарих укыткан мәгариф ветераны Исламов Альберт Афзалович исә  ая-ялангач, ләкин ние беләндер кадерле балачагы тере әкият кебек үзенең иң матур мизгелләре белән күңеленә уелып калганын әйтеп узды.

Шөкер, менә 70 елга якын инде күкләребез аяз, көннәребез тыныч, өстәләребездә муллык.  Шушы зур бәйрәмнәр уңаеннан  сугыш ветераннарына  иң матур теләкләрне  Балалар иҗаты үзәгенең  җитәкчеләре Галиева Светлана Сирин кызы, Гарипова Тәкъсимә  Миннеяр кызы, гимназия директоры урынбасары Фасиева Диләрә  Марс кызы  да җиткерделәр.  “Әйдәгез, аларга ихтирамыбызны җылы кулдан өләшик: шәһитләрне каберләрен барлап, кадерләп тотыйк, тере чәчкәләргә бизик, ә исәннәрне хөрмәтлик, шәфкать җылысына төрик! Һәркайсы белән очрашып сөйләшик, алардан истәлекләр язып алып музейларга туплыйк! Алар безнең бәхетебез өчен көрәшүчеләр! Алар –җиңүчеләр!”-диделәр алар барысы да.  Ә кичә барышында  гимназия укучылары ветераннарга багышлап моңлы көйләр, сәнгатьле нәфис сүзләр, чәчкә букетлары бүләк иттеләр, истәлекле бүләкләр өләштеләр… гимназия мәктәп музеена да бик теләп сәяхәт кылдылар. Киңәшләрен дә җиткерделәр.

Укучыларның  чыгышларын  ветараннар бик яратып кабул иттеләр. Күңелләрендә һәркайсының бер уй, бер теләк: без күргәннәрне оныклар күрмәсен, без кичергәннәрне алар кичермәсен…  Әйтерсең лә оныклары өчен, кирәк булса алар бүген дә, Берлинны алырга әзер. Күпне күргән ветераннарыбыз картлыклары бары шатлыкта узсын.

 Гарипова Тәкъсимә Миннеяр кызы.
Азнакай шәһәре “Мәгариф” музей мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*